Полезная информация

Тун сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

Яхшы тун 100 мең сум тора.

  • Чәшке туннар чагыштырмача юка булса да, алар җылыны яхшы саклый. Өстәвенә, мондый туннарга аксесуарлар, аяк киеме сайлау да кыенлык тудырмый.
  • Тун алганда аны тегү сыйфатына игътибар итегез: кисәкләрдән тегелгәнме, әллә бербөтен тиредәнме.
  • Тунның эчке ягы ничек тегелүен дә карагыз. Тукыма өслегендә җилем эзләре бар икән, югары сыйфат хакында хыялланмагыз да.
  • Ә менә горизонталь кисәкләрдән аркылыга тегелгән туннар сыйфаты ягыннан калышмый. Бәйләре дә чагыштырмача арзан.
  • Өс киемен сайлаганда аның кайда тегелүенә дә игътибар итегез. Чәшке туннар күбрәк Италия, Греция, Россия, Төркия һәм Кытайда җитештерелә.
  • Арзан тунга кызыкмагыз. Яхшы сыйфатлы тун кимендә 70-100 мең сум торырга тиеш.

Шәһри Казан
 


Нет комментариев