Ташкабактан тәмле коймак
Полезная информация

Ташкабактан тәмле коймак

Әле ташкабаклар өлгергән вакыт. Аннан тәмле-тәмле төрле ризыклар пешереп була. Сезгә шуларның берсен тәкъдим итәбез

Уртача зурлыктагы 1 ташкабакны, 2 тырнак сарымсакны, 1 суганны, 50 грамм сырны кыргыч аша чыгарабыз. Ташкабакны аерым савытка чыгарып, суын сыгып салабыз.
Шушы катнашмага 1 йомырка, борыч, тоз, 3 аш кашыгы он (кукуруз, карабодай, дөге оны да ярый) кушабыз һәм майлы табада ике ягын да кыздырып пешерәбез.
Фото: https://pixabay.com/


Нет комментариев