Ә сез сынамышларга ышанасызмы?
Алтынчы майда булса чык - ул ел кыярга тук.
9ында солы тишелә башлый, бәрәңге утыртырга вакыт.
Майның 11-ендә юеш булса, бөтен җәй юеш.
13-ендә озынборын чыга.
21-ендә яңгыр булса, көз яңгырлы булыр.
Микулы көнне җил булса, бөтен җәй җилле булыр.
Май салкын булса - игенгә туклык.
Майда сандугачлар сайрый башлый, Питрау кергәч - туктый.
Майның яңгырлы булуы - печәнгә файда, җимешкә зыян.
Майның салкыны - уңыш ялкыны.
Фото: https://pixabay.com/
Нет комментариев