Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Кокослы шариклар

Чәй белән эчәр өчен, конфетка караганда тәмлерәк тә, туклыклырак та ризыкны үзегез әзерли аласыз.

Кокослы шариклар ясау өчен күп продукт кирәкми: кокос вагы (стружка) – 250грамм, песок – 100 грамм, күкәй – 3 данә, ванилин – бер чеметем.

Кококслы шарикларны әзерләү өчен гадәти бодай оны кирәк түгел, аны кокос вагы алмаштыра.

Күкәй белән песокны һәм ванилинны бергә кушып, миксер ярдәмендә күпереп торган ак масса барлыкка килгәнче болгатабыз. Шуңа аз-азлап кокос вагы кушып, бик яхшылап болгатабыз. Куе катнашма барлыкка килергә тиеш.

Кулларны су белән чылатып, бу катнашмадан әстерхан чикләвеге зурлыгындагы түгәрәкләр ясыйбыз. Бер-берсенә тиеп тормаслык итеп ара калдырып, пергамент җәелгән табага тезәбез.

190 градуска җитеп кызган газ пиченә куеп, алтынсу төскә кергәнче (20-25 минут) пешереп алабыз.

Фото: https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев