Көнбагыш белән артык мавыкмагыз
Аның файдасы гына түгел, зыяны да бар икән
Көнбагыш — үсемлек майлары, аминокислоталар, витаминнарга бай. Ул тире, чәч торышын яхшырта, иртә картаюдан саклый. Әмма галимнәр көнбагыш чиертүнең сәламәтлеккә зыянлы булуын ачыклаган.
Күпләр, көнбагыш сукыр эчәк ялкынсынуына китерә, дип курка. Бу хакта тикшеренүләр бара. Ул теш эмален какшата, аллергия чыгару куркынычы бар. Көнбагышта майлар һәм фосфор күп, чамасын белми ашаганда, бөерләр эшчәнлегенә, баш миенә зыян сала ала, дип кисәтә белгечләр. Кан тамырлары кысылырга, инфаркт, инсультка китерергә мөмкин.
АКШ галимнәре көнбагышта күгәрек гөмбәчекләре тапкан. Шуның өстенә көнбагыш бик калорияле, 100 граммында 155 % көндәлек норма калория яшеренгән икән. Ул майлы ит, шоколадтан да калориялерәк.
Чыганак: Тәмлетамак
Фото: https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев