Карбыз сайлыйбыз
Полезная информация

Карбыз сайлыйбыз

Карбыз сайлау буенча киңәшләр

- Карбызның “тавышын” тыңлап алсаң була: сак кына суккалап, шакып караганда аннан яңгы­равык аваз чыгарга тиеш. Тавышы тонык, саңгы­рау булып чыкса, димәк, ул өлгермәгән килеш өзелгән, яки җитешмичә җыелган карбызның эчендә суы күп булып, ул инде әчи башлаган булырга мөмкин.
- “Койрыгы” кипкән булса яхшы.
- Карбыз таш кебек каты булмасын, бармак белән басканда чак кына изелеп торырга тиеш.
- Карбызның сыйфаты шикле тоелса, аны ярып карау да җитә.
- Нитраты күп булган карбызның төсе ачык-кызыл, шәмәхәләнеп тора.
- Карбызның үзәгеннән кабыгына таба сузыл­ган җепселләре сәламәт карбызныкы – ак, ә нитратлы карбызныкы сары була.
- Чиста карбызның кискән җире – ярмаланып, ә агулы карбызныкы тип-тигез, ялтырап тора.

Фото: https://pixabay.com/

 

 


Нет комментариев