Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Карабодайдан кунак сыедай тәмле ботка пешерәбез

Түбәндә шундый ике рецепт тәкъдим итәбез.

Гөмбәле

2 стакан карабодай ярмасы, 500 грамм гөмбә, 2-3 данә башлый суган, 100 грамм сары май, бер бәйләм петрушка һәм укроп, тоз, борыч кирәк булыр.

Карабодайны кат-катс алкын суда юабыз. Суганны ярым боҗралап турап, сары майда саргылт төскә кергәнче кыздырабыз. Шуңа телемләп туралган гөмбә өстибез. Акрын утта пешерәбез. Бераздан карабодай ярмасы салып, тоз һәм борыч сибеп, кыздырылган ярма исе килә башлаганчы, болгата-болгата пешерәбез.

Балчык чүлмәкләр алып, суганлы, гөмбәле карабодайны салып чыгабыз. Чүлмәк авызына кадәр тутырмыйбыз, чөнки су да саласы бар. Укроп һәм петрушканы турап салгач, ботканы болгатабыз. Боткадан 2 сантиметр артып торырлык итеп, чүлмәкләргә яңа гына кайнап а чыккан су салабыз. Алдан кабызып куелган 150 градус кызулыктагы  газ пичендә 1,5 сәгать пешереп алабыз.

Күкәйле

Яхшылап юылган карабодай ярмасы (200 грамм) өстенә күп итеп кайнап торган су салабыз. 15 минут тотканнан соң, суын түгәбез. Вак итеп туралаган бер бүлем сарымсак белән 1 башлы суганны, токмачлап туралган 1әр кызгылт һәм сары кишерне, тәменчә тоз һәм борыч сибеп, көнбагыш маенда кыздырабыз. Киң авызлы ярты литрлы берничә  банканың аскы өлешенә шул суганлы кишерле катнашманы салып чыгабыз. Өскә – карабодай. Һәр банкага 1әр күкәй сытабыз. Банкалар авызын фольга белән каплыйбыз. 180 градус кызулыктагы газ пичендә 30 минут пешерәбез.

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев