Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Йолдызнамә: «Уңышларыгыз кемнәрнеңер сокландырыр, ә кемнәрдәдер көнчелек уты кабызыр...»

Йолдызлар 8-13 мартка ниләр вәгъдә итә?

Кучкар (21.03 – 20.04) Атна башында хезмәттәшегезнең ялган сөйләвен тоеп алырсыз. Ләкин берни белгертмәскә, аның сезнең алда гаепле булуын күрсәтмәскә тырышыгыз. Ни өчен икәнен соңрак аңларсыз…

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Эшегездә хезмәт хакы артуга әйбәт кенә өмет-ышанычлар барлыкка килер. Шәхси тормышыгызда бер мәсьәләне кичекмәстән хәл итәргә кирәк булыр. Алга таба барырга комачаулаган бер киртәне юлыгыздан алып ташлау мөмкинлеге ачылыр.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Бу атнадагы күңел күтәренкелегенең эшегезгә уңай йогынтысы әйтеп бетергесез дәрәҗәдә зур булыр. Ләкин колачка сыймастайны колачларга тырышмагыз: күбрәк вакытыгызны ялга, сөю-сөелүгә багышлагыз. Нәкъ менә хәзер хыялларыгызның тормышка аша башлавын аңларсыз.

Кысла (22.06 – 22.07) Атна башында документ эшләре уңышлы килеп чыгар. Кайбер мәкерле кешеләрнең астыртын гына сезгә начарлык теләвенә карамастан!.. Акча мәсьәләсендә күңелгә ятышлы хәбәрләр ишетелер.

Арыслан (23.07 – 23.08) Эш эзләү яки алыштыру өчен искиткеч уңайлы вакыт. Моның өчен һич уйламаган җирдән шәп кенә мөмкинлекләр килеп чыгачак. Инде килеп, күңелегезне тырнап торган бер борчуыгызны таратып җибәрүче табылачак.

Кыз (24.08 – 22.09) Тыйнаклык – әйбәт сыйфат. Ләкин белеп торыгыз: бу атнада һәр нәрсәдә әдәплелек саклауның үзегезне әйбәт кенә мөмкинлектән коры калдыруы бар. Атна ахырында гаиләгезгә матур гына яңалыклар үтеп керер.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Бу атнада шәхси тормышыгызда күңелле үзгәрешләр көтелә. Ниятләнелгәнне эшләү теләге тынгылык бирмәячәк. Шулай икән, бисмиллагызны әйтеп, тотыныгыз әле! Барыбер нәрсә дә булса барып чыкмый калмаячак! Матди өлкәдә әйбәт үзгәрешләр булып алыр сымак.

Чаян (24.10 – 22.11) Зур гына табыш китерердәй эш тәкъдим итәрләр. Курыкмыйча алыныгыз – үкенмәячәксез! Атна ахырында таралган имеш-мимешкә ышана күрмәгез: сезне шулай сынаулары гына бу…

Укчы (23.11 – 21.12) Эшегезнең нәтиҗәләре рухи яктан да, матди яктан да искиткеч зур канәгатьлек хисләре китерер. Дәрәҗәле бер кеше белән җитди сөйләшү булыр. Үзегезне иркен тотып, барысын да ничек бар – шулай сөйләп бирегез: оттырмассыз!

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Катгый планнар төзеп азапланмагыз. Агым буйлап тыныч кына йөзү атнасы бу чөнки. Кайбер мәсьәләләрдә белемегезнең җитмәвен тою интернетны гына түгел, бәлки әле “акыллы” китапларны да актара башлауга китерер.

Сукояр (21.01 – 19.02) Уңышларыгыз кемнәрнеңер сокландырыр, ә кемнәрдәдер көнчелек уты кабызыр. Аның каравы, сөеклегез матур гына сюрприз ясап куандырыр. Ә иң мөһиме – керемегез артыр.

Балык (20.02 – 20.03) Документлар рәсмиләштерүгә бәйле эшләрегез бик шома барыр. Хезмәт урынындагы киеренкелек сүрелеп, дөньялар тынычланып калыр. Шуңа күрә кәефегез дә бермә-бер яхшырыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев