Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Яшь бәрәңгене кайчан ашау үзегезгә бәйле

Яшь бәрәңгене гадәттәгедән бер ай-ай ярым алданрак ашый башларга була.

Бәрәңге иртә өлгерсен өчен, март азагында – апрель башында 20 бәрәңгене (утыртырга яраклы орлыклык бәрәңгене!) баздан алып, өйдә, көн яткысында 25 тәүлек тоталар. Элегрәк картлар аны 3 литрлы банкага салып та, кояш төшәрдәй урынга куя торган булганнар.

Шуннан соң, үрә башлаган бәрәңгеләрне саклык белән генә алып, сөттән я кефирдан бушаган пакетлардагы туфракка (15-20 сантиметр калынлыктагы ) утырталар. Бәрәңге туфрак белән тулысынча күмелергә тиеш. Бәрәңгеле ул пакетларны кояш төшә торган тәрәзә төпләренә куялар. Вакытында су сибеп торалар.

Май азагында, кырау төшү куркынычы беткәч тә, аларны бакчага алып чыгып утырталар: пакетларын сак кына кисеп, бәрәңге үрентеләренә дә, тамырларына да зыян китермичә, ипләп кенә күчерәләр. Бу вакытка бәрәңге сабагы 12-15 сантимер чамасы үскән була...

Бакча тутырып утырткан бәрәңгегез үсеп, өлгереп җиткәнче, тансыкка, яшь бәрәңгедән авыз итеп карый алырсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев