Россиядә балалар өчен бердәм ышаныч телефоны эшли.
Бу телефонның бурычы – балаларга, үсмерләргә һәм аларның ата-аналарына тормыштагы катлаулы хәлләрдә ярдәм итү. Ышаныч телефоны хезмәтендә махсус хәзерлекле психолог-консультантлар эшли.
Телефонга шалтыраткан очракта үз исем-фамилияңне, кайда яшәвеңне әйтмәсәң дә була.
Шулай ук, ышаныч телефонына (8-800-2000-122) шалтыратып сөйләшү бушлай, ягъни түләү өчен счет килми.
Аңа кесә телефоныннан да, гадәти стационар телефоннан да шалтыратырга мөмкин.
Нет комментариев