Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Балага беренче ярдәм күрсәтү

Олылар күрмәгәндә, бәләкәй бала әйбер кабып йотса, колагына, борын тишегенә берәр нәрсә тыкса, нишләргә икәнен белеп торыгыз.

Әгәр балагыз өйдәге берәр даруны кабып йотса, авызына бармагызны тыгып, теленә басып, костырырга тырышыгыз. Башта бармакка бинт я кулъяулыгы урарга онытмагыз. Баланы тиз арада табибка күрсәтегез. Ә иң яхшысы, даруларны бала-чага буе җитмәслек урында саклагыз.

* * *

Башы бәрелсә, аны урынга яткырыгыз. Бәрелгән урынына салкын суда чылатылган юеш чүпрәк куеп торыгыз. Аны әледән-әле алыштырыгыз. Баланың башы әйләнсә, косасы килсә, “ашыгыч ярдәм” чакыртыгыз.

* * *

Бәләкәй бала ялгыш уксус эчсә, “ашыгыч ярдәм”дәгеләр килеп җиткәнче, аңа күп итеп су эчертергә тырышыгыз. Суга күкәй агы салып болгату да әйбәт.

* * *

Түгәрәк һәм йомшак уенчык, башка нәрсә йотса, бер тәүлектән табигый юл белән чыгар. Баланы “тышка чыгарга” горшокка утыртканда күзәтергә генә онытмагыз. Әгәр дә очлы әйбер йотса, тиз арада “ашыгыч ярдәм” чакыртыгыз. Эчне җибәрә торган дару бирә күрмәгез!

* * *

Баланың кулы яки башка җире тырналса,берәр очлы нәрсәгә тиеп җәрәхәтләнсә, ул җәрәхәтнең әйләнәсенә зеленка (йод кемнәргәдер аллергия бирә) сөртегез һәм мамыкны 3 процентлы водород перекисына чылатып, җәрәхәтен юыгыз. Бинт белән бәйләп куегыз. Җәрәхәт тирән булганда, баланы хирургка күрсәтегез.

* * *

Кулына яки аягына кайнар сыеклык койса, пешкән турысы күмелерлек итеп, кулын яки аягын тирән савыттагы чиста салкын суга тыгарга кирәк. Пешкән урыны кабарып, куыклар хасил булса, аларны энә белән төртеп тишәргә ярамый! “Ашыгыч ярдәм” килеп җиткәнче, зарарланган урынга берни дә сөртмәгез.

* * *

Сабый колак тишегенә нәрсә дә булса тыкса, аны үзегез алырга тырышмагыз. Балагызны табибка алып барыгыз.

* * *

Борынына төймә, сәдәф, борчак ише әйбер тыккан очракта, борын тишегенең икенче ягын каплап, балага борынын сеңгерергә кушыгыз. Алай да чыкмаса, баланы авыз белән генә сулатыгыз. Тиз генә табибка алып барыгыз.

* * *

Ялгыш берәр нәрсәне йоткан очракта, баланы башы белән аска каратып тезләрегезгә яткырыгыз, җиңелчә генә аркасына сугыгыз. Бала бәләкәйрәк булса, аякларыннан тотып, гәүдәсен башы белән аска каратып, өскә күтәрергә кирәк. Ул чагында да йоткан әйбер чыкмаса, табиб ярдәме кирәк була.

* * *

Туктаусыз очкылык тотканда, балага бер чәй калагы лимон согы (әгәр аллергия бирмәсә) эчерергә була. Аны йотканчы, башта бераз авызында тотсын.

Иң мөһиме, бала белән нәрсә генә булса да, узар әле дип, җиңел карамагыз, баланы табибка күрсәтегез.

Фото: https://unsplash.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев