Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Авокадо ашау – файдага

Авокадо сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итә.

Авокадо калийга бай. Ә организмга калий җитмәгәндә, бу йөрәк-кан тамырлары авыруларына, бөерләрнең начар эшләвенә китерә. Бер авокадода калий , хәтта бу витамин чыганагы булган бананга караганда да күбрәк.

* * *

Авокадо файдалы майларга да бай. Андагы “олеиновая кислота” организмда матдәләр алмашына уңай тәэсир итә. Рак күзәнәкләренә каршы да файдасы бар. Авокадодагы майлар, хәтта, аны термик юл белән эшкәрткәндә дә юкка чыкмый икән. Шунлыктан авокадоның үзен дә, аның маен да кыздырырга да ярый.

* * *

Авокадо кандагы “начар” холестерин күләмен киметүгә, ә “яхшы”сын арттыруга дә әйбәт йогынты ясый. Ул йөрәк һәм кан тамырлары торышын яхшырта. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, авокадо кан басымын төшерә, канны сыегайта, инфаркт һәм инсульт куркынычын киметә икән.

* * *

Болардан тыш та, авокадоны бик күп чирләргә каршы кулланырга була. Ул сөякләрне ныгыта. Остеопорозга каршы да файдалы. Буыннар сызлавын да киметә. Иммун системасы эшен яхшырта. Организмның төрле инфекцияләргә каршы торучанлыгын арттыра. Аутоимммун һәм аллергия чирләре көчәюне кисәтә. Яман шешкә каршы да файдалы.

* * *

Гастрит һәм ашказанында язва булганда, көнгә ике мәртәбә, ашаганчы 30 минут алдан кабыгыннан чистартылган авокадоның яртысын яки дүрттән берен ашарга киңәш ителә.

* * *

Шикәр чире (“сахарный диабет”) булганда, яшелчә салатына, кабыгыннан чистартып, 1 авокадо кушарга була. Авокадо кушлыган салатны атнага 3-4 мәртәбә ашарга кирәк.

* * *

Анемиядән интегүчеләр көнгә 3 мәртәбә, ашар алдыннан, кабыгыннан чистартып вакланган авокадоның өчтән ике өлешен ашый алалар.

Игътибар! Башта табиб белән киңәшләшергә онытмагыз! Авокадода калория күп булганлыктан, артык симерүдән җәфаланучыларга да аны кулланудан сакланырга кирәк.

Фото: https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авокада төшен утырттык. Үсеп киттеләр