Бу маска яшәртә
Бу масканы ясау ысулы бик җиңел. Моның өчен ярта алма һәм каймак кирәк булачак. Алманы вак угычтан уарга, шуңа 1 чәй кашыгы каймак кушарга. Яхшылап болгатырга һәм биткә, муенга сөртергә. 20 минут тотарга кирәк. Шуннан соң кайнар һәм салкын су белән чиратлаштырып юарга. Бу масканы атнага 2 тапкыр ясарга ярый.
Фото: https://pixabay.com/
Нет комментариев