Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Аяк астында файдалы үлән – тузганак

Аппетит булмаудан, хроник эч катудан, бавыр һәм үт куыгы авыртудан, эчәк һәм ашказаны ялкынсынудан (катар) зарланган кеше тузганак белән таныш булырга тиеш.

Сары чәчәкле бу үләнне болында да, кырда да, бакчада да күрәсең. Дәвасы тамырында, яфракларында һәм чәчәгендә.

- Даруны киптерелгән һәм вакланган тамырдан ясыйлар. Ул бер стакан кайнаган суда 20 минут төнәтелә. Сөзеп һәм суытып, аппетитны күтәрү, эчне йомшарту һәм үт кудыру өчен эчәләр;

- Кипкән тамырдан алынган порошок организмнан тир һәм бәвел белән зарарлы матдәләрне чыгару өчен кулланыла;

- Пешкән тамыр һәм кипкән үлән саркындысы эч авыртканны баса, үт һәм бәвел юлындагы ташларны чыгаруга да ярдәм итә, экзема, фурункулез һәм пешкән җирләрне дәвалаганда файдаланалар;

- Ашкайнату системасы бозылганда тузганак балы файдалы

Аның өчен 200 г чәчәкнең чәчәк төбен өзеп ташларга. Салкын су белән юарга һәм 1,5 литр кайнар су коярга. Томалап, тәүлек буе төнәтергә. Аннан сөзеп, төнәтмәгә 2 лимон согы һәм 1,5 кг шикәр комы өстәргә һәм болгата-болгата куерганчы кайнатырга. Сиропны җылы килеш банкаларга тутырырга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев