"Һәр керәшен җортына - "Туганайлар" конкурсына җибәрелгән тагын бер видео
Яр Чаллы шәһәре керәшен яшьләре хәрәкәте активистлары - Артур Сәләхиев белән Владислав Агапов "Туганайлар" газетасы турында менә нинди видео төшергән. Нәкъ безнеңчә - өстәл тулы сые да, күңелгә үтеп керерлек моңы да бар. Молодцы!
Исегезгә төшерәбез, "Туганайлар" турында видеоязма төшереп, подписка отарга була. Видеороликлар 30 майга кадәр генә кабул ителә. Ә җиңүче 3әү булачак.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Нет комментариев