Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Январь аеның беренче санына кыскача күзәтү

Юлбарыс алып килгән “Туганайлар”ның юбилей елында, газетабызның тәүге саны дөнья күрде

1нче биттәге “Йола кушканча, ару яшик!” дигән язмада газетаның  баш редакторы Юлия Губина  халыкны “Туганайлар” газетасына яздыртучы  җирле керәшен оешмалары җитәкчеләренә, спонсорларга, аерым кешеләргә  рәхмәтен җиткерә. Шулай ук, уй-планнары белән уртаклашты.  

“Туганайлар”ны укучылар бүләк отты”ны укысагыз, 2022 елга газетага язылган кешеләрдән кемнәрнең бүләк отканын белерсез.

***

2нче биттәге “Митрополит – керәшен чиркәве төзелешендә” исә Казан һәм Татарстан митрополиты Кириллның Түбән Кама шәһәрендә төзелә торган керәшен чиркәвендә булуы турындагы хәбәр белән таныштыра.

Шул ук биттәге “Туым җондызы” чакыра” дигән язма  5 февральдә Казанның “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә керәшен җыруларын яшь башкаручыларының республика күләмендәге “Туым җондызы-Рождественская звезда”конкурс-фестивале үткәреләчәген хәбәр итә.

***

3нче биттә “Өч яңа китап чыкты” дигән язмада керәшеннәрнең культурасы һәм, тарихына багышланган өр-яңа китаплар турындагы мәгълүмат урын алды.

Шунда ук керәшен алфавитын төзүче галим, үлеменә 130 ел тулган Никоай Ильминский  истәлегенә литургия уздырылу хакындагы  язманы да укырга була.

***                                                                                                                                 

4нче биттәге “Тугрылык вакыт белән сынала” дигән язмада  Мөслим районының керәшен җәмгыяте җитәкчесе Галина Романова  Яңа Усы авылында гомер итүче Галина һәм Николай Игошевлар  гаиләсендәге татулыкның  серен чишә.

***                                                                                                                                  

5нче биттәге “Сәйтәкне гөрләтүче Ясминур” дигән язма татар хатынының Менделеевскийдагы керәшен авылы тормышын җанландырудагы, югалып бара торган йолаларны һәм бәйрәмнәрне халыкка кайтарудагы тырышлыгы турында сөйли.

***                                                                                                                                                 

6нчы биттәге “Белемнек” рубрикасында Качмануга кагылышлы язма һәм “Изге кенәгә”дән  өзек бирелде. 

***

7нче биттәге “Тынлыкны тыңлый белсәң” язмада  Мамадыш районының Владимир авылында туып-үскән шагыйрә Елизавета Малованың тормышы һәм иҗаты белән таныша аласыз.

* * *

8нче бит бу юлы котлаулардан тора диярлек. Шулай ук, хуҗабикәләр өчен рецепт та бар. Ә мәзәк яратучылар “Җырыз авыз”ны яратып укырлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев