Виктор Шадрин: «Туганайлар» газетасы — һәрчак өстәлемдә»
Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыятенең идарә члены, Россия журналистлар союзы члены, Түбән Камадагы «Шинник» спорт комплексының матбугат хезмәте җитәкчесе Виктор Шадрин «Туганайлар» турында фикерләрен язды.
— Газета укымаган кешене күз алдына да китереп булмаган заманалар бар иде. Кызганыч, хәзер район гына түгел, хәтта республика газеталарының да тиражы кимегәннән-кими бара. Илле елдан артык гомерем журналистикага бәйле булганлыктан, бу мине борчый. Хәзер кеше тизлек заманы шаукымы булган интернетка, андагы социаль челтәрләргә өстенлек бирә. Аларга мин дә күз салам. Уңай яклары: теләсә кайсы хәбәрне шул минутында ук язып куялар. Әмма кешене уйландыра торган тирән эчтәлекле аналитик язмалар юк. Хәер, андый мәкаләләр газеталарда да бик сирәк очрый. Күпчелеге, үзләре язганча, «төрле чараларны яктырту» белән чикләнә.
Бу үзебезнең «Туганайлар»га кагылмый, чөнки газетаның беренче битендә, иң өстә язып куелганча, ул — керәшеннәрнең «культура-агарту газетасы». Әле шулай булса да, «Туганайлар» газетасы үз битләрендә спортка, милли һәм ирекле көрәштә зур уңышларга ирешкән керәшен егетләре турындагы язмаларга да урын бирә. 1984 елдан башлап Түбән Кама район Сабантуеның (ун ел Федераль Сабантуйның да!) ике телдә дә бертигез дәрәҗәдә алып баручы спорт комментаторы буларак, көрәшкә беркайчан да битараф кала алмадым.
Шуңа да «Туганайлар»ны һәм башка газеталарны алуга, иң беренче итеп, спорт турындагы язмаларны эзлим. Спортны, спортчы карендәшләрне онытмаганнары, аларның уңышлары турында халыкка җиткереп торганнары өчен, «Туганайлар»ның баш редакторы Юлия Губинага, редакциядәге журналистларга рәхмәттән башка сүз юк. Ямаш Игәнәй заманындагы «Керәшен сүзе»нән башланган үзара хезмәттәшлек киләчәктә дә дәвам итәр дип өметләнәм.
Түбән Кама шәһәре һәм районының җирле керәшен оешмасын, аның идарә членнары эшчәнлеген дә игътибардан читтә калдырмыйсыз, гел язып торасыз. Безнекеләр дә җавапсыз калмый: оешмабыз җитәкчесе Тамара Баһаветдинова елның-елында җирле керәшен җәмгыяте эшендә актив катнашучы карендәшләрне, татарларны «Туганайлар» газетасына яздырта. Үзем дә, подписка игълан ителүгә, почта бүлегенә барып, үзебезнең керәшен газетасына язылып куям. Керәшен була торып та бердәнбер керәшен газетасын укымаучы, аны өйләренә яздыртып алмаучы карендәшләрне берничек тә аңлый алмыйм.
Фото: «Туганайлар»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев