Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

“Туганайлар” газетасының 2022 елдагы соңгы саны

«Туганайлар»ның 22 декабрь (№24) санына кыскача күзәтү.

Газетаның 1нче битен яңа Куян елын каршылау уңаеннан, редакция журналисты Алсу Мансурова төшергән фото бизи. Сафия дә, аның куенындагы ак куян да, фотога төшү өчен, махсус килделәр. 

1нче биттә Иван Егоровның Яңа ел һәм Рождество котлавы да урын алды.

2нче биттә керәшен дөньясы яңалыклары белән танышырсыз. Федотовка, Җөри, Чия башы авылларында, Түбән Кама керәшен оешмасында эш кайный. “Туганайлар”ның баш редакторы Юлия Губина белән бергәләп, газетабызның үтеп барган елдагы уңышларын барларсыз. 

3нче бит 2022 елда керәшен дөньясының әһәмиятле вакыйгалары турында сөйли. Президент В.Путин белән кара-каршы сөйләшкән Зәй кызы Надежда Агапова турында да укырсыз. Алабуга районындагы Олы Шүрнәк керәшеннәренең кайсы хыяллары тормышка ашкан? Анысын да белерсез...

4нче биттәге интервьюда артист Эдуард Никитинның ни өчен патолгоанатом ролен башкарырга хыяллануы турында да язылган.

5нче биттә Кукмара районы Село-Чура мәктәбе укучыларының Кыш бабайга язган хатларын укыгач, кемнәрдәдер бәлки, аларның хыялын тормышка ашыру теләге дә уяныр. Бу биттә карендәшләребезнең киләсе елдагы уй-ниятләрен белерсез...

6нчы бит, тулысынча, Яр Чаллы җирле керәшен оешмасының һәм ансамбльләренең 30 еллык юбилеена багышланды. Оешма тарихы, каршылыклар аша яуланган биеклекләр – барысы да язылган.

7нче битне 2023 ел азагына кадәр сакларсыз, ел дәвамында аны күз алдында тотарсыз... 2023 елга керәшен дини календаре басылды. 

8нче биттә – Кояшның яңадан тууы, Нардуган һәм аңа бәйле йолалар, гадәтләр турында кызыклы язма. "Тәмле телле туганым" материалында чыгышы белән Мамадыш районы Албай авылыннан булган Клара Николаева турында. 

9нчы бит Сарман районындагы Ләке авылы, аның тарихы белән таныштырыр.

10нчы биттәге “Белемнек”тә Туым көне, славут һәм аны әйтү тәртибе турында язылган. Халык календаре дә кызыклы...

11нче биттә Яңа ел бәйрәменә бәйле маҗаралар, шигырьләр чыкты. "Сыңар итеп һәм дуңгыз тәпиләре", "Бер чемодан сюрприз" язмаларын укып,  иң матур, тылсымлы бәйрәм атмосферасына чумарсыз. 

12нче бит Куян елы ничек килер, кемнәргә нәрсә әзерләр: гороскоп, рецепт, кызыклы фактлар. Туган көннәр белән котлаулар да бар.

Газетабыз күңелегезгә хуш килер дип ышанып калабыз! Һәр керәшен җортына "Туганайлар" килсен! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев