Туганайлар

Татарстан

18+
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Түбән Биштә «Туганайлар»ны яратып укыйлар

Лаеш районының Усад авылыннан Анастасия Шәймәрданова «Туганайлар»ның дусты. Газета турындагы үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты.

«Туганайлар» газетасы белән күптәннән хезмәттәшлек итәм, дисәм, ялгыш булмас. Газетада үз язмаларым да урын ала. 

«Туганайлар» — бай мәдәниятебезне, элгәреләр калдырган олы мирасны барлап, кабаттан үзебезгә кайтара, керәшен булуыбыз белән горурлану хисе уята. Озак еллар чит төбәктә гомер итеп кайткан керәшен буларак, шуны да әйтим әле: еракта үз туган як яктысын китереп, Татарстандагы карендәшләребезнең көнкүреше, уңышлары турында җиткереп торды «Туганайлар». Җирсегән җаннарга, сагыну-сагышларга олы бер дәва булды шушы бердәнбер газетабыз. 

Шуңа да, «Түбән Бишем — бишегем, мәктәбем — горурлыгым» китабын тәкъдим итү уңаеннан (ул хакта аерым язма әзерлим), Түбән Биш авылы клубында һәм мәктәбендә уздырылган очрашуларда «Туганайлар» турында да сөйләдем. Мин генә түгел, бик күп фәнни хезмәтләр һәм китаплар авторы булган ирем, галим Рафис Шәймәрданов та «Туганайлар» турында матур фикерләрен әйтте. Җәкәү йортыннан үзебез алып кайткан «Туганайлар» газетасын да тараттык халыкка. Рәхмәтләр әйтеп алдылар. 

Аларның рәхмәтләренә каршы, икенче кайтуыбызда барысының да «Туганайлар» газетасын яздыртып алып, укып баруларын күрергә теләвебезне әйттек. Чыннан да, әгәр дә карендәшләр үзләрен керәшенгә саный икән, димәк, бар дөньясында бердәнбер булган «Туганайлар» газетасын үз өенә алдырта, бер хәрефен дә калдырмыйча укып, танышып бара.

Кая гына — бәйрәмгә, туган көнгә, очрашуга, кичәләргә һәм туганнарга яки танышларга кунакка барсак та, «Туганайлар» газетасын уку-укымаулары турында сорамый калмыйбыз. Чөнки бүгенге көндә «Туганайлар» газетасын яздыртып алу, бер санын да калдырмыйча укып бару — керәшенлекнең төп билгесе, карендәшләрнең укымышлылыгы дип саныйм. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев