Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Тамара Иванова: “Туганайлар”га язылмый калганым юк, ул бит безнең бердәнбер!

Алексеевск районының Кр.Баран авылыннан Тамара Иванова да газета турында үз фикерләрен җиткезде.

Тамара Иванова шушы авылда туып-үскән. Авыл, аның халкы, гомумән, керәшеннәр өчен янып яши. Авылның барлык чараларында да актив катнаша, аларны оештыруда ярдәм итә.

"Туганайлар"ыбызны бик яратып укыйбыз. Беркайчан да язылмый калганым юк, “Керәшен сүзе”ннән үк алдыра башлаган идем. Керәшеннәрнең бердәнбер газетасы ул. Бик кирәк дип саныйм. Газеталарның һәр санын саклыйм. Күп кеше интернеттан укыйбыз дип язылмыйлар. Кулыңа тотып укуга берни җитми, җитмәсә, газетада бар язмалар да тулырак итеп бирелә. Алга таба һәр ел саен язылырга уйлыйм. Карендәшләребезнең хәлләрен белмичә яшәүләр күңелсез булыр иде. Яшь булсак та, олыгайсак та, булган бар вакыйгаларны күңел белергә тели. Газета килгән көннәрне санап көтеп алабыз. Бик күп яңалык җиткерә. Бик рәхмәтле аңа без. Безнең авылыбыз кешеләре, бәйрәмнәре турында да язасыз, урын табасыз, рәхмәт. Белемнек битләре дә ошый”,– дип сөйләде Тамара Федоровна.

Карендәшләр! 

14 октябрьгә кадәр "Туганайлар" газетасына арзанрак бәядән язылу бара.

Подписка ясау белән сорауларыгыз туса, 8917 250 97 95 номерына языгыз. Яки шушы пост астында комментарий калдырыгыз. Ярдәм итәрбез 

Керәшен газетасын бары тик керәшен халкы гына саклап кала ала. "Туганайлар" – керәшен халкы йөзе!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев