Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Светлана Козлова: «Туганайлар» барын алдан белмәдем»

Питрәч ягыннан Светлана Козлова газета турында уй-фикерләре белән уртаклашты.

Чыгышым белән Питрәч районы Кибәч авылы кызы булам. Ун класс бетергәч тә авылдан китеп, Дербышкадагы кибеттә сатучы булып эшләдем. Аннан – егерме биш ел «Горзеленхоз»да. Казан шәһәре урамнары җәйгелектә без утыртып үстергән чәчәккә күмелә иде. Безнең бригаданы телевизорда күрсәттеләр, радиода да сөйләделәр. Эшебезне яратып, кешеләргә шатлык китерүебезне белеп эшләдек. Аннан китеп вахтада эшли башлавыма да ун елдан артты. Монысы да кешеләр өчен кирәкле эш.

Әле күптән түгел, Пушкин урамындагы бер бинада вахтада торганда кечерәк кенә буйлы бер чибәр кыз белән сөйләшеп киттек. Керәшен икәнемне белгәч, ул минем керәшен газетасы уку-укымавымны сорады. Газеталар укырга яратам. Киосклардан сатып алам. Киоскта андый газета күргәнем булмагач, аптырап калдым. Ул кыз миңа «Туганайлар» газетасы турында сөйләде, җитәкчесенең телефон номерын язып бирде. Шалтыраттым. Баш редактор Юлия Губина телефоны булып чыкты ул. Аның белән сөйләшкәннең икенче көнендә үк почтага барып, бу елның – октябрь-декабрь айларына һәм киләсе 2025 ел өчен дә «Туганайлар» газетасына язылып кайттым.

Газетада керәшен авыллары, карендәшләр тормышы, үз ансамбльләребез турында языла икән. Дини «Белемнек» бите дә бар, диделәр. Әни Федосия үлгәннән бирле, иртә-кич иман укыйм. Ул минем 82 яшендә вафат булды. Әни үлгәч, иртәнгә кадәр «Псалом» укыдым. Ике көннән әни төшемә керде: ап-ак яулык япкан, кулында – бик күп шәмнәр... Үземенең керәшен булуыма сөенәм, улым Денис та үз гадәтләребезне, йолаларны белә. Аның янәшәсендә үз керәшенебез булсын иде. Киләчәктә оныклар сөяргә, үзем белгән иманнарны аларга да өйрәтергә язсын дип телим.

Почтада үз газетабызга язылган  көннән башлап, «Туганайлар»ны китерер көн җитүен көтәм. Уйлыйм-уйлыйм да, тагын бер кат уйлап куям: «Туганайлар» газетасы барлыгын моңа кадәр нишләп белмәдем икән?!

Светлана КОЗЛОВА-ТИМОФЕЕВА.

Казан шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев