Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Сентябрьнең беренче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 117нче (501) санына кыскача күзәтү

Газетаның 1нче битендә «Минем көзге уңыш» конкурсына килгән фотолар арасыннан иң яхшысы дип табылганы урнаштырылды. Ул фотода — Зәй районының Әхмәт авылында яшәүче Барсуковларның үз бакчаларында бәрәңге алган чаклары. Бу биттә республикакүләм «Туым жондозы» конкурс-фестивале оештырылачагы һәм, шулай ук, Җәкәү йортында гармунчылар бәйрәме булачагы турындагы хәбәр дә урын алды.

2нче биттә, гадәттәгечә, республика районнарының керәшен авылларындагы һәм ил күләмендәге яңалыклар бирелде. Россия Герое Иван Додосовның үз исеме бирелгән мәктәптәге Белем бәйрәмендә укучыларга нәрсә әйткәнен дә шушы биттәге язмадан белерсез. Язучы Гөргөри дәдәйнең кабер ташына нәрсә язылганын да күрерсез.

3нче биттә Казан Кремлендә яңартып тегелгән милли киемнәрне — шул исәптән керәшеннәрнең элгәреге киемнәрен дә — тәкъдим итүгә багышланган язма урын алды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның милли кием мәсьәләсендә әйткән фикере дә сездә кызыксыну уятмый калмас.

4нче битне сентябрь аенда олы юбилейлары булган танылган карендәшләребезгә — Казанда яшәүче Илья Михайловка һәм Түбән Кама керәшен җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдиновага багышладык.

5нче биттә редакция журналистының Чистай районындагы Бахта һәм Мөслим мәктәпләре һәм андагы Белем көне турында язганнары да кызыксынып укырлык. Чыгарылыш класс укучылары әле уку елы азагында гына булачак бердәм дәүләт имтиханы өчен үзләре теләгән фәнне сайларга да өлгергәннәр инде.

6нчы биттә 21 сентябрь, Изге Марияның туган көне уңаеннан, аңа инәлү иманы урын алды. Шулай ук, Зәй районындагы Югары Баграж авылының иске чиркәвенә реставрация ясалачагы турындагы хәбәр дә укучыларыбыз күңеленә хуш килер. Бу биттәге башка язмалар да игътибарыгыздан читтә калмас. Яр Чаллыдагы иң яхшы дворниклардан берсенең карендәшебез Светлана Денисова икәнен дә белеп торыгыз, аңа шәһәр мэры үзе бүләк тапшырган. Әлмәт районының Илтән-Бута авылында яшәүче Майоровлар гаиләсенең тырышлыгына да сокланырлык: «кара алтын» табучы Геннадий һәм укытучы Эльвира кече фермага кадәр оештырганнар.

7нче биттә — Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров белән әңгәмә. Ни өчен Вадимның җырны бакча җимеше түгел, ә акча җимеше дип әйткәнен дә аңларсыз. 7нче биттә «Сәярфест» керәшен милли культурасы фестивале турында да язылды.

8нче бит, һәрвакыттагыча, кыска язмалардан тора. Шулай ук, котлау һәм игълан да бар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев