Сентябрь аеның икенче санына анонс
«Туганайлар» газетасының 18нчы (550) санына кыскача күзәтү.
1нче биттә — «Кытайда — керәшен җырулары». Кемнәр барып чыкты икән ул якларга? Укыгыз әле... Бу биттә 2026 ел өчен «Туганайлар» газетасына 1-10 октябрьдә арзан бәягә яздырту турындагы хәбәр дә бар.
2нче биттә дүртенче мәртәбә Татарстан Рәисе булып сайланган Рөстәм Миңнехановның инаугурациясе турындагы хәбәр бирелде. Россия журналистлары форумы турында да яздык. "Туганайлар«дан анда кем барганын беләсегез килсә, язмага күз салыгыз.
3нче биттә — «Мин яратам сине, Татарстан» язмасы бу җырга көйнең ничек язылуы белән таныштыра. СВОдагыларга гуманитар ярдәм күрсәтүчеләр турында да язылды.
4нче биттәге язмага ни өчен «Көрәк тотып алдан барсаң, халык иярә» дип куелды икән? Белергә теләсәгез, язманы күздән кичерегез.
5нче битне Бөтендөнья укытучылар көненә багышланган язмалар алып тора.
6нчы биттә — традицион керәшен киемен өйрәнүгә багышлап, Җәкәү йортында уздырылган фәнни-гамәли семинардан репортаж.
7нче биттә танылган керәшен җырчысы Вадим Захаров белән әңгәмә укырсыз. Шулай ук, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләренең республикабыз районнарына оештырылган экспедициясе турында да язма бар.
8нче биттә Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан Ольга Семёнованың яраткан шөгыленә әйләнгән мавыгуы турында укый аласыз. «Чаллы-Бройлер» хезмәткәре, уңган карендәшебез Роза Филатова үзенең эше турында нәрсәләр сөйли? Игътибар белән укыгыз әле.
9нчы биттә — Түбән Камадагы «Сүрәкә»дә 30 елга якын җырлап йөрүче Зинаида Чурашованы бу керәшен фольклор ансамбленә нәрсә китерде икән? Кызыксынсагыз, язманы укып чыгыгыз.
10нчы биттәге «Белемнек» сәхифәсендә 14 октябрьдә билгеләп үтелә торган Покрау бәйрәме, аның тарихы турында язылды, иман да бирелде. Октябрь аена дини календарь да бар. XVIII гасырда төзелгән һәм XX гасыр башында Кәвәлгә (Питрәч районы) күчерелгән чиркәүнең киләчәк язмышын авыл халкы ничек хәл итәргә җыена? Ул хакта да белерсез.
11нче биттә — Луиза Янсуарның яңа романыннан өзек.
12нче биттә — «Беренче курс студенты көне». «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге Җәкәү йортында уздырган очрашуда студентларга нәрсәләр ошаган? Бакчачыларга киңәшләр дә бар. Якыннарын кадерләүчеләрнең котлауларына да игътибар итегез. Бәлки кемегезнең дә булса туган көне, башка берәр бәйрәмедер? Газета аша котларга уйласагыз, текстын язарга булышабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев