Туганайлар

Татарстан

16+
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Сентябрь аеның беренче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 17нче (549) санына кыскача күзәтү.

1нче биттә «Туганайлар» араларны якынайта» дип ни өчен язылды икән? Укып карагыз әле... «Супер кряшен» һәм «Крәшеннәр» турында беләсегез килсә, 1нче биттәге язманы укымый калмагыз.

2нче биттә яңартып ремонтланган Татарстан Халыклар дуслыгы йортын ачу тантанасы һәм Дуслык йортындагы «түгәрәк өстәл» турындагы язма урын алды. Ил-көн яңалыклары да бар.

3нче биттә Әлмәт районының Илтән-Бута авылы керәшене, нефть тармагында эшләүче Николай Фадеев, аның хезмәт уңышлары турында укырсыз. Шулай ук, Җәкәү йорты белгече Ирина һәм ире Анатолий Муллиннарның үз балаларын ничек патриотлар итеп тәрбияләүләре турында да язылды.

4нче биттә — «Белоруссиядә — Гаврилов эләреннән». Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылыннан укытучы карендәшебез Лариса Әхмәтшина «кайда гына йөрсәк тә, һәрберебез — халкыбызның бер кисәге» дип ни өчен язган икән? Укыгач, белерсез.

5нче биттә — «Бу көнгә озак килдем». Кыска әңгәмәне укысагыз, җырчы Алина Давыдованың ни өчен шулай дип әйткәнен аңларсыз. Бу биттә, шулай ук, ыру агачларында 200ләп ир-ат исеме булган Шипшовларның Питрәч районының Кәвәл авылына очрашуга җыелуы турындагы язма бирелде. 

6нчы биттә — «Белемнек» сәхифәсе. Алла Анасы туган көн, укучы балалар өчен иманнар бирелде. Махсус хәрби операциядәге якташлар янына баргач, Балык Бистәсе районының Иванай чиркәве настоятеле иерей Илия Минихачевның ул зонадан авылга нинди изге йомыш белән кайтуын да яздык.

7нче биттә — Мөслим районының Яңа Усы авылы волейболчылары Толеген Аембаев һәм Валерий Игошев турындагы язма. Авылдашлары, халык күңелендә нинди эз калдырды икән бу егетләр? Аны белү өчен, язманы игътибар белән укыгыз. 

8нче биттә — «Яшьләрне бәрәкәтле еллар көтә» язмасына керәшен кызлары һәм егетләре күз салмый калмасын. Бу биттә «Бәрмәнчек»нең соңы көннәрдәге зур уңышлары турындагы хәбәр дә бар. Алма кагын җайлы гына әзерләү ысулын да өйрәттек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев