Туганайлар

Татарстан

18+
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Питрәчтән Николай Морозов: «Ел буе «Туганайлар» белән бергә булырбыз»

Безнең Питрәч районында — 21 авыл җирлеге, барысында да «Туганайлар» газетасын алдыралар. Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы Николай МОРОЗОВ газета турында уй-фикерләрен җиткерде.

Безне үзебезнең керәшен газетасына яздыртудагы ярдәмнәре өчен, район администрациясенә, җитәкчеләргә рәхмәтебезне үзебезнең яраткан «Туганайлар»ыбыз аша җиткерәм.

Мин үзем ун елдан артык «Туганайлар» газетасын яздыртып алам. Дөрес, интернетта да карау мөмкинлеге бар. Ләкин үзебезнең газетаны күрү, аны кулга алып уку, төрле төбәкләрдәге карендәшләр өчен горулык хисе кичерү — бөтенләй икенче нәрсә.

Җай чыгудан файдаланып, газета аша, «Туганайлар»ның баш редакторына һәм хезмәткәрләренә үзебезнең авыл җирлеге халкы исеменнән зур рәхмәт белдерәм. Безнең керәшен дөньясының газетада матур чагылыш табуы, тормышыбызда ирешелгән нәтиҗәләрне яктыртып баруыгыз, җирлегебез кешеләрен, аларның уңышларын күрсәтүегез өчен дә бик зур рәхмәт. 

Гомумән, керәшен дөньясы, үзебезнең тормыш, йола-гадәтләребез белән кызыксынган кеше «Туганайлар»га һич тә битараф кала алмыйдыр. Бу елыбызга да «Туганайлар» белән кердек һәм ел дәвамында да бергә булырбыз, дигән фикердә калам. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев