Туганайлар

Татарстан

16+
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Октябрь аеның икенче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 20нче (552) санына кыскача күзәтү.

1нче һәм 6нчы битләрдә — елның олы вакыйгасы булган «Мин-Җан-Туфрак» спектакле турындагы язма. Спектакльне караган тамашачылар нәрсә уйлый?

2нче биттә — Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың дәүләт советына еллык юлламасындагы төп эш юнәлешләре. Ил-көн хәбәрләре. Төбәкне өйрәнүчеләрнең 15 ноябрьдә уздырылачак форумы турындагы хәбәр.

3нче биттә Әлмәттән «Дядя» позывнойлы Иван Черкасовның махсус хәрби операциядән ялга кайтканда туган ягында Ходайга яраулы эшләр башкару турында укырсыз. Бу биттә «Албай Чапаевы»ның дәвамчысы, Түбән Кама полициясенең участок уполномоченные Николай Домолазов хезмәте белән дә танышырсыз.

4нче биттә — Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылы кызы, Казан федераль университеты студентларына белем бирүче Зоя Кириллова белән уздырылган әңгәмә. 

5нче биттә — әтиләргә багышланган язмалар. Кукмараның «Урал» хуҗалыгы шофёры Вячеслав Иванов ике катлы йортны кемнәр өчен сала икән? 

7нче биттә — «Улы өчен ат алган» язмасы. Сарман районының Петровка Завод егете Фёдор Кондратьевның токымлы чабышкылар асравына хатыны Клара ничегрәк карый икән. «Керәшенчә винегрет»та кемнәрнең чыгышларын журналист «Көтелмәгән дуэт»лар дип атый? «Яңа һәм тәмле «рецепт»ка күз салыгыз. 

8нче бит. Мамадыш районының Владимир мәктәбе укытучысы Николай Бачков туксанынчы елларда йорт җиткезергә дигән акчага нәрсә сатып алган? Сез алай эшли алыр идегезме? 8нче биттә, шулай ук, «Бөяр белән Алан арасы...» дигән язма да бирелде. Кукмара районындагы бу керәшен авылы белән Сарман ягын нәрсә берләштерә?

9нчы биттә — «Язмыш буйлап — җыру белән». Язманы укысагыз, танылган эстрада җырчысы, юмор остасы Данир Сабировка моңның кемнән күчкәнен дә белерсез.

10нчы биттә — «Белемнек». Ходай кешелек өчен куйган җиде җәшерекнең икесе — язык әйтеп, өлеш алу турында язылды. «Жития святых» кенәгәсеннән дә өзек бирелде. Ноябрьгә дини календарь да бар. 

11нче биттә — Луиза Янсуарның «Минем чәчем җиде толым» романыннан өзек.

12нче биттә — керәшен яшьләренең «Покрау чыңы» тамашасыннан репортаж. Бу биттo бакчачыга киңәшләр, рецептлар да урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев