Ноябрь аеның икенче саны
Ноябрь аеның икенче санына (№22 (458) кыскача анонс
"Туганайлар"ның тагын бер матур саны дөнья күрде!
Бу саныбыз Әниләр көненә багышланды.
Шулай ук, укучыларыбызга бүләк - 2022 елга керәшен православ календаре әзерләрдек. Анда дини бәйрәмнәр, ураза һәм үлеләрне искә алу көннәре күрсәтелгән.
Бу санда:
Нина Чачакаева: "Балаларыңны үз кочагыңда үстерүгә ни җитә?!"
Түбән Кама районы Олы Аты авылыннан булган 8 бала анасы Нинаның бәхетле һәм дә сынаулы тормышы турында.
Унҗиде кешеле Талкышта
Кайчандыр гөрләп торган авылның узганы, бүгенгесе турында. Киләчәге нинди булыр?
"Сәлам" ансамбленең иҗат юлына - 15 ел
Карендәшебез, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова оештырган бу ансамбль күп кенә талантлы яшьләргә юл ачты.
Игезәгең булу - бәхет
Евгения һәм Юлия Петуховалар, Владимир һәм Виктор Самойловлар белән игезәкләргә кагылышлы стереотиплар турында сөйләштек.
Русча язмалар:
История в "ревизских сказках": Верхний Баргяж, Савалеево, Сарапала
Построить храм не каждому дано.
В Чистополе строящийся храм ждет благотворителей.
Рождество уразасы турында
Киткәннәр, үзәкне өзеп, хәтерләрдә яши...
Кайбыч районының Иске Тәрбит авылындагы Башуриннар - 2011 елда "Булгария" фаҗигасендә кызлары Наталияне югалткан гаилә.
... һәм башка кызыклы язмалар.
Бу саныбызны да газета укучыларыбыз, һичшиксез, яратыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев