Ноябрь аеның беренче санына анонс
«Туганайлар» газетасының 21нче (553) санына кыскача күзәтү.
1нче биттә — «Халыклар күп — Ватан бер генә» язмасы. Анда республикакүләм «Безнең йорт — Татарстан» фестивале гала-концертында Татарстан Рәисенең бер төркем карендәшебезгә бүләкләр тапшыруы язылды. Бу биттә 2026 елга «Туганайлар»га язылучылар арасында оештырылачак уенда нинди бүләкләр унайтылачагы хәбәр ителде.
2нче биттәге «Арумы, туганый?» рубрикасындагы язмалар республика районнарында яшәүче карендәшләр тормышындагы яңалыклар белән таныштыра. Ил-көн хәбәрләре дә бар.
3нче биттә — «Бар ил белән ярдәм итәбез». Махсус хәрби операциядәгеләргә авыл халкы ничегрәк ярдәм итә? Хәрби зонадан кайтучылар волонтёрларга нәрсә әйтә? Укыгыз әле.
4нче биттә — «Җанга җакын туганыйлар». Язма Башкортстанның Бакалы районындагы керәшен авыллары тарихы, бүгенгесе белән таныштыра.
5нче биттә — «Тарихка кереп калырлык вакыйга». Ул Башкортстан ягындагы карендәшләребезнең культурасына багышланган «Җакын дуслар җыелышкач» кичәсе турында сөйли.
6нчы биттәге «Белемнек» сәхифәсендә фәрештәләр башлыгы Архангел Михаилны искә алу көне (21 ноябрь) турында укый аласыз. Чумылдырылган чагында кешегә Ходайдан бирелгән саклаучы фәрештә ни өчен кайбер кешеләр яныннан китә икән? Моны белү — һәркем өчен файдалы.
7нче биттә Зәй районының Якты Күл авылында куе сөт бирә торган «джерси» токымлы сыерлар асраучы Ахмедовлар гаиләсе турында язылды. «Шәфкатьлелек — дөнья бизәге»ндә Яр Чаллыдагы II группа инвалид Александра Абрамованың күрү сәләтен югалткан кешеләргә таянычы булып яшәве турында укырсыз.
8нче биттә Алина Давыдованың «Янымда кызлар төркеме дә, Зәкиеч тә юк...» дигән сүзләре язылды. Ул кайсы язмада икән? Бу биткә күз салсагыз, аңларсыз. Җырчы шагыйрь Георгий Ибушевның 40 еллык сәхнә эшчәнлегенә багышланган кичәдән язма бирелде. Керәшен егетләре Роман Спиридонов һәм Булат Московның милли көрәш турнирындагы уңышлары да хәбәр ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев