
Түбән Кама районының Олы Аты авылында яшәүче, шәһәрдәге ашыгыч ярдәм станциясендә фельдшер булып эшләүче Владислав Архереев крестьян-фермерлык хуҗалыгы оештырган. Владислав шәһәрдәге “Нардуган” ансамблендә солист булып та эшли.

Шушы елның 6 маенда тууына 185 ел тулган керәшеннәрнең беренче укытучысы Василий Тимофеев хатларында да туган тел, керәшеннәрне үз телләрендә укыту проблемалары күтәрелгән.

Кеше хәзер ни өчен җола кушканча яшәми?
Мамадышта районкүләм “Җаңгырасын безнең җырулар” фестивале уздырылды. Фолькор ансамбльләр элгәредән сакланып килгән йолаларны сәхнәләштереп, халык хөкеменә чыгардылар.

Теләче районының 50 хуҗалыклы Карабаян (Колбагыш) авылы тормышы, хәл итәсе мәсьәләләре турында. Заманында мәктәбе, клубы, фермасы һәм тегермәне булган авылда бүген аларның берсе дә калмаган. Карабаян халкының юанычы булып, авыл китапханәсе эшли дә, атнага ике көн медпункт ачык була.

Рус телендәге бу язмада керәшеннәрнең хәзерге халатка охшаган өс киемнәре турында сүз бара.

Бакалыдан һәвәскәр тарихчы, туган якны өйрәнүче Валерий Зарубинның архивта саклана торган документларга нигезләнеп, Федотовка, Назаровка, Старо Резяпкино, Ново-Резяпкино, Казбулатова дигән керәшен авыллары тарихы турында чираттагы язмасы.
✅Исчезающая кряшенская деревня Атиаз
Алабуга районындагы бу авылда кайчандыр 360 хуҗалык булган, ә бүген - ике кеше яши...
✅“Белемнек” битендә Иисус Христос үзе өйрәтеп калдырган төп иман.
... Һәм тагын бик күп кызыклы язмалар, файдалы киңәшләр!
Яратып укырсыз дип ышанып калабыз ❤
Һәр керәшен җортына "Туганайлар" килсен!
Нет комментариев