Туганайлар

Татарстан

16+
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Март аеның беренче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 5нче (561) санына кыскача күзәтү.

1нче биттә 8 Март бәйрәме алдыннан Казан Кремлендә уздырылган тантанада Мөслим районында яшәүче карендәшебез Людмила Игошева Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәте белдерелүе турында язылды. Шулай ук, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солисты Оксана Дмитриева белән әңгәмә дә бар (ахыры — 4нче биттә). 

2нче биттә «Туганайлар» редакциясе баш редакторы-җитәкчесе Юлия Губинаның «Татарстан-24» телеканалындагы «Милли хәзинә» тапшыруында кунакта булуы, КФУ студентлары белән очрашуы турында хәбәр ителде. «Бәрмәнчек» ансамбле һәм җырчы Марина Карпова Россия-Кытай фестивалендә катнашуы да хәбәр ителде.

3нче биттә — «Татулыкны эшебездә күрсәтик». Язма төбәкләрдәге карендәшләребезнең матур эшләре турында сөйли. Бу биттә Зәй ягындагы Кабан Бастырыкта яшәүче Анастасия Кукинаның 8 Мартка бәйле истәлеге дә урын алды. 

4нче биттә — Чаллы татар дәүләт драма театры артисты, «Ай булмаса, йолдыз бар» телефильмында Галия ролен башкаручы Юлия Григорьева торымшы, иҗаты турындагы язма. 

5нче биттә — «Үземне туган җиремдә таптым». Мөслим районының Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова ни өчен шулай дип әйтә? Укыгач белерсез. Бу биттә Хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан Җырчы Җәкәү йортында уздырылган «Ягез әле, кызлар» буыннар эстафетасы уен-тамашасыннан репортаж да бар.

6нчы биттә — «Белемнек» сәхифәсе. Андагы үгетне укысагыз, Иисус Христосның «Мин эчә торган савыттан эчә алырсызмы» дигән сүзләре нәрсә аңлатканын белерсез, Ходаебызның үз тормышы, газаплары белән һәркемгә өлге булуын аңларсыз. 

7нче биттә — Түбән Камада шагыйрь Никифор Тукмаченың «Сандугач үксүе» китабын тәкъдим итү кичәсеннән репортаж. Шулай ук, танылган артист Аграфена Васильеваның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә булган «Kazan» театральләштерелгән фольклор шоуда төп рольне уйнавы турында яздык.

8нче биттә «Туганайлар» редакциясенең сайт редакторы Алина Кондратьева белән CMM-белгече Алиса Әхмәтшинаның ураза ашы пешерүләре турындагы хәбәр һәм аны әзерләү тәртибе төшерелгән видеоны карау өчен QR cod бирелде. «Серле дә, хәйләкәр дә...» язмасында — 8 Март уңаеннан асыл керәшен егетләренең хатын-кызлар турында ни-нәрсә уйлавы. Җырчы Римма Никитинаның «Ты сможешь» дигән җырына төшерелгән клибының тарихын да белерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев