Март аеның беренче санына анонс
«Туганайлар» газетасының 5нче (537) санына кыскача күзәтү.
1нче биттәге фотода — Мамадыш районының Колышчы авылы килене Юлия Максимова. Бу биттә Татарстан халыклары ассамблеясе советының һәм халыкара уньеллыкка багышланган чаралар үткәрүне оештыру комитетының уртак утырышы турындагы хәбәр дә бар.
2нче биттә СВОда һәлак булган Дмитрий Дормидонтов истәлегенә багышлап, Теләче районының Олы Нырсы мәктәбендә башлангыч класс укучыларының районкүләм «Нәниләр чаңгы юлы» ярышы уздырылуы турында язылды. 2нче биттә Питрәч районының Керәшен Сәрдәсенә килгән Якутия кунакларының халкыбыз культурасы белән танышуы турында да яздык. Самара өлкәсенең Келәүле районындагы Назаровка авылында «Культурасы яшәгәндә, халык та яши» дигән керәшен культурасы фестивале оештырылуы турында да хәбәр ителде.
3нче биттә — «Илья Михайлов белән хушлаштык». Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы члены, гомер буе җаваплы урыннарда эшләгән Илья Михайловка багышланган язма.
4нче биттә Казан шәһәре керәшен оешмасының 35 еллык бәйрәменә багышланган язма бирелде.
5нче бит — Мамадыш районының Югары Әрнәш (Казаклар) авылы кызы, Мамадыш үзәк китапханәсе хезмәткәре, «Урагай» халык ансамбле җитәкчесе Татьяна Петухова турында укырсыз. Бу биттә, шулай ук, Балык Бистәсе районының Иванай авылында гомер кичерүче Федосия һәм Михаил Порфирьевлар турында да язма бар.
6нчы биттә — «Укучыларым — махсус хәрби операция батырлары». Мамадыш районының Усали мәктәбе укытучысы Лидия Пасыева СВОдагы укучылары турында яза.
7нче битне, тулысынча, III керәшенчә марафон язмалары алып тора.
8нче биттә — Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә уздырылган республикакүләм Май чабу бәйрәменнән репортаж. Шулай ук, бу биттәге Чистай шәһәренең "Керәшен Җорты«нда мәктәптә укучы кызлар арасында булган «Керәшен кызы» конкурсы турындагы язма да игътибарыгыздан читтә калмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев