Май аеның икенче санына анонс
«Туганайлар» газетасының 10нчы (542) санына кыскача күзәтү.
1нче биттә 2025 елның икенче яртыеллыгына "Туганайлар«га подписка рекламасы (язылучылар арасында уйнатылачак бүләкләр рәсеме белән!) бирелде. Зәй районының Сәвәләй һәм Түбән Биш мәктәпләрен тәмамлаучы укучылар турындагы хәбәр дә бар.
2нче биттә — «Гран-при — Маловта» язмасы. Анда журналистларның «Бәллүр каләм» конкурсы, иң югары бүләкнең карендәшбез, 98 яшьлек сугыш ветераны Александр Маловка бирелүе турында сүз бара. Россия Думасы депутаты Анатолий Ивановка Татарстан Рәисенең Рәхмәте белдерелүе турында да хәбәр ителде. СВОда беренче көннәрдә үк һәлак булган Теләче ягы егете подполковник Дмитрий Дормидонтов турында да язылды.
3нче биттә — Брест крепостен дошманнан саклаган майор, Советлар Союзы Герое Пётр Гавриловның «Сражается крепость» китабының өченче басмасын тәкъдим итүгә багышланган язма. Бу биттә 23 июльдән 9 августка кадәр «Айбагыр» лагеры уздырылачагы, «Кряшен Чибяре-2025» конкурсы оештырылачагы турындагы хәбәрләр дә бирелде.
4нче биттә — танылган җырчы Виталий Агапов 65 яшьне ни өчен халык алдында имтихан тоту, нәтиҗә ясау дип әйтә? Беләсегез килсә, язмага күз йөртеп чыгыгыз.
5нче биттә — «Бабайлар каберенә — 1600 чакрым юл үтеп». Бу язма Түбән Кама районының Балчыклы авылыннан Ивановларның, Җиңү көненә туры китереп, ерак Белоруссиягә — сугышта һәлак булган бабайлары Игнат җирләнгән туганнар каберлегенә барулары турында сөйли. 5нче биттә, шулай ук, республикадагы керәшен авылларында Җиңү көне алдыннан һәйкәлләр яңартылуы, СВОда һәлак булганнар истәлегенә стелалар урнаштырылуы, бакча утыртылуы турындагы язма да урын алды.
6нчы битне, тулысынча, Мамадыш районының Усали мәктәбе укытучысы Лидия Пасыеваның «Колышчыда кунакта» дигән мәкаләсе алып тора.
7нче биттә Тукай районының Калинино авылында гомер итүче Нина һәм Максим Федотовларга, Кайбыч районының Олы Тәрбит авылыннан Зоя Аввакумовага багышланган язмалар урнаштырылды.
8нче биттә — Татарстан язучылар берлеге члены Зинаида Захарованың Җәкәү йортында булган иҗат кичәсеннән репортаж.
9нчы биттә — Зәй районының Фёдоровка авылы керәшене, 1960 елда дин өчен туган авылыннан читкә сөрелгән Мартемьян Кустовский язмышы турындагы язма. Аның I группа сугыш инвалиды булуы кызы Анастасиянең тырышлыгы белән ачыклана, нәтиҗәдә, 50 ел (!) вакыт үткәч гаделлек тантана итә.
10нчы биттәге «Белемнек»тә Симек (5 июнь), Тройсын (быел — 8 июньдә), Святый Тын көне, гади телдә, Җир яралган көн (9 июнь) турында язылды. «Язгы Микулы», «Вознесение» турында да мәгълүмат бирелде.
11нче биттә — «Үлемсез полк» рубрикасындагы язмалар. Казан шәһәрендә, Лаеш һәм Мамадыш районында яшәүче карендәшләр үзләренең Бөек Ватан сугышында катнашкан бабайлары, әтиләре, якташлары турында язалар.
12нче биттә — «Түбән Биштә яратып укыйлар» язмасы игътибарыгыздан читтә калмасын. Аны укыгач, үзегез өчен бердәнбер дөрес нәтиҗәгә килерсез, дип өметләнәбез. Бу соңгы биттә файдалы киңәшләр, рецептлар да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев