Туганайлар

Татарстан

18+
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Май аеның беренче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 9нчы (541) санына кыскача күзәтү.

1нче биттә — «Рейхстагта — „Малов“ фамилиясе» дигән язма. Ул 99 яшьлек фронтовик, Берлинны алуда катнашкан карендәшебез, танылган журналист Александр Маловның сугыш юлы, тормышы турында сөйли. Бу биттә Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровның Җиңү бәйрәме уңаеннан котлавы да урнаштырылды.

2нче биттә — Чистай районының Чуваш Ялтаны һәм Ишәле авыллары зиратларында часовня урыннарын аурландыру, Бахтада һәйкәл яңарту турындагы хәбәрләр. Бөек Ватан сугышына кагылышлы фактлар да бирелде. 

3нче биттә Питрәч районының Әлбәдән авылындагы тыл ветераннарыннан бердәнбер ир-ат булган Михаил Мураткин турындагы язманы укый аласыз. Фронтовик Маловка багышланган язманың ахыры да бар. 

4нче, 5нче битләрдә — 24-26 апрельдә Казанның Петровский посёлогында уздырылган V Керәшен яшьләре форумыннан репортаж. Аны укысагыз, «Бәрәкәт» бүлеге эшчәнлеге белән танышырсыз, керәшен яшьләренең уй-хыялларын, киләчәккә планнарын да белерсез.

6нчы биттә Сарман районының Түбән Чыршылы авылында яшәгән карендәшебез Гаврил Карповның (1905-1997) үз куллары белән язылган фронт истәлекләре урнаштырылды. Шулай ук, Зәй районының Әхмәт авылы егете, гомере Ватанга хезмәттә үткән полковник Сергей Колчерин турындагы язма да бар.

7нче биттә Мөслим районы депутат хатын-кызларының «Мәрхәмәт» оешмасы җитәкчесе, Мәлләтамак авылы китапханәчесе, Яңа Усы авылы кызы Людмила Игошеваның СВОдагыларга гуманитар ярдәм оештыруда башлап йөрүе турында язылды. 7нче биттәге "Ике хатка сыйган шатлык һәм кайгы«га да күз салыгыз.

8нче биттә Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә оештырылган «Яңгыра, борынгы гөслә» фестиваленнән репортаж урын алды. Файдалы киңәшләр дә бар. «Карендәшебез оныгы ярдәм көтә» дигән белдерү дә игътибарыгыздан читтә калмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев