Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Клавдия Максимова: «Туганайлар» битләрендә фикер алышсак, яхшы булыр

“Туганайлар” газетасы – безнең керәшен халкының йөзе, дисәм, каршы килмәссездер бит, карендәшләр?

Барлык керәшен дөньясы яңалыклары, матур кешеләре турындагы мәгълүмат, киңәшләр, дини язмалар – барысын да шушы газета аша беләбез.

Ә инде “Туганайлар” редакциясе хезмәткәрләре, көнне-төнгә ялгап, безгә шушы яңалыкларны җиткерү өстендә эшлиләр. Шушы хезмәтне хөрмәтләп, керәшеннәр тормышына битараф булмаган һәм үзебезнекеләр турында күбрәк белергә теләгән һәр кеше, әлбәттә, “Туганайлар”ны яздыртып ала. Үзебез генә Яратып укыйбыз укып калмаска, ә газетадагы язмалар, хәбәрләр белән башкаларны да таныштырырга тиешбез.

Үз төбәгебез, үз авылыбыз, авылдашларыбыз турында газетага язып, йола-бәйрәмнәрне дә шушы газетабыз битләрендә чагылдырсак, фикер алышсак, яхшы булыр. Ул төбәкара аралашу-аңлашу буларак та, халкыбыз өчен бик кирәкле эшкә әйләнер. Даирәмдәге кешеләрнең барысы да “Туганайлар”ны ала.

Рухи байлык алып яшик,
“Туганайлар” газетасы аша.
Ул – милләтне рухи дәвалаучы,
Иң кадерле гәҗит, миңа калса.

Клавдия МАКСИМОВА. Зәй районы.
Фотода: Зәй районыннан Петр Утяганов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев