Июнь аеның беренче санына кыскача анонс
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Июнь аеның беренче санына кыскача анонс

"Туганайлар" газетасының 9 июнь көнне чыккан №11 (471) санына кыскача анонс

Җәйге матур газетабыз табадан төште. 

✅Керәшеннәрне бер учка җыеп
Республика керәшеннәре иҗтимагый оешмасы төзелүгә 15 ел тулды

✅Гөл тамырлары кебек үскән бертуганнар кадере
Чистай районының Бахта авылында 10 бертуган Минкиннар үстереп, тормыш юлына озаткан, һәрчак үз кочагына сыендырган төп йорт бар. 10 туган язмышы турында.

✅Усы суы буйларында Бөтнек җыйдым бер бәйләм...
Мөслим районының Яңа Усы авылында командировкада булдык. Бу авыл - илһам чыганагы.

✅Табигать - кешелекнең матурлыгы да, җаны да
Бөтендөнья әйләнә-тирәне саклау көне уңаеннан, эколог булган керәшен яшьләре - Вячеслав Долгов, Алена Харитонова, Аида Сахарова һәм студент Вероника Степанова белән Җир шарының глобаль проблемалары турында сөйләштек.

✅12 июнь - Тройсын. Апостолларга Изге Тын иңү, Тройсын көнне чумылу турында яздык. Бәйрәм көнгә иманнар.

✅Тарихны бөртекләп
84 яшьлек Тамара түти Кузьмина Борды турында китап яза.

✅Сарман районы Ләке авылының - "Айбагыр", Чистай районының Бахта авылыннан "Тәңкәләр" балалар ансамбльләренең уңышлары.

✅20 ел буена "Туганайлар"ны алдыручы Нина Малова.

...һәм тагын кызыклы язмалар, файдалы киңәшләр.??

Бу саныбыз да Сезләргә ошар дип ышанып калабыз. Һәр керәшен җортына "Туганайлар" килсен! ❤


Нет комментариев