Туганайлар

Татарстан

16+
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Июнь аеның икенче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 12нче (544) санына кыскача күзәтү.

1нче биттә — 10 көндә 100 литр каен җиләге җыеп буламы? «Монда җиләк күп икән, аю-бүре юкмы икән?..» язмасын укыгач белерсез. Бу биттә, шулай ук, 19 июльдә Мамадыш районының Җөри авылы янында уздырылачак республика «Питрау» керәшен культурасы фестиваленә әзерлек мәсьәләләре турында язылды.

2нче биттә — «Рейхстагка Кызыл байрак беркетүче — карендәшебез» язмасы. 80 елдан соң гаделлек тантана иткән — Берлиндагы Рейхстагка иң беренче булып Җиңү байрагы беркеткән совет сугышчысы, керәшен егете Григорий Булатовка үзенең туган шәһәре Слободскида һәйкәл ачылган. 2нче биттә Мамадыш районыннан Регина Козлованың СВОда һәлак булган элекке укучыларга Дүсмәт мәктәбендә мемориаль такта ачылу турында язган хаты да урын алды. 

3нче биттә 21-22 июньдә Питрәч районының Әлбәдән авылында булган Бөтенроссия VII «Әлбәдән-2025» тарихи реконструкция фестиваленнән репортаж бирелде (Әлбәдән —карендәшебез, Брест крепосте каһарманы, Советлар Союзы Герое майор Пётр Гавриловның туган авылы). 3нче биттә Алабуга районындагы Югары Шүрнәктә Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә һәйкәл ачу тантанасыннан да репортаж бар.

4нче биттә — «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Игорь Шрыков ни өчен "Бәрәкәт«кә яңа сулыш кирәк дип саный? Аның белән үткәрелгән әңгәмәне укыгач аңларсыз. 4нче биттә — «Урау юллар да бәхеткә илтә». Бу язма Чистай районындагы Югары Кондрата фельдшеры Нина белән терлекче Степан Журавлевларның гаилә тормышы турында сөйли.

5нче битне, тулысынча, Мамадыш районыннан укытучы Лидия Пасыеваның "Юбилейлы "Ыру бәйрәме«дигән язмасы алып тора. Ул 14нче буын туганы, Татарстанның халык артисты Виталий Агаповның, үз юбилее уңаеннан, унбиш буын туганнарын җыюы турында яза.

6нчы биттә — Мамадыш ягындагы «тәгәрмәчле мунча» турында укырсыз. Аны ясаучы — районның Түбән Әрнәш егете, Казанда төзелештә эшләүче Федор Крешков. Бу биттә «Чибәрләр сынауда сынатмас» язмасы да урын алды. Чибәрлек конкурсын яратучылар, әлбәттә, «Питрау-2025» фестиваленең «Кряшен Чибяре» конкурсы финалистлары, аларның ярышка әзерлеге турындагы язманы укымый калмаслар. 

7нче битне «Җырга күчкән Сарман якларында» дигән язма алып тора. Ул язма Игәнә елгасы буенда урнашкан Дружба һәм Түбән Чыршылы авыллары, аның уңган кешеләре тормышы белән таныштыра.

8нче биттә Алабуга районының Олы Шүрнәк авылында яшәүче сугыш чоры баласы Ольга Овечкинаның балачагы, гомер юлы турында язылды. Туганайлар" газетасының ВКонтакте социаль челтәрендә оештырган III "Керәшенчә марафон«да катнашучыларның язмалары да игътибарыгыздан читтә калмас.

9нчы биттә — танылган язучы Луиза Янсуарның «Минем чәчем җиде толым» романыннан өзек урнаштырылды. 

10нчы биттәге «Апостоллар — гади халыктан» язмасы беркемне дә уйландырмый калмас. Бу «Белемнек» битендә июль аеның ураза көннәре һәм бәйрәмнәре календаре бирелде. Иман да бар. «Сорау-җавап» рубрикасында язылганнар да үтәлергә тиештер. Тукай районының Мәләкәс авылыннан Марина Казанцева хатын да укымый калмагыз.

11нче биттәге «Җан белән табигать берлеге» язмасына да күз салыгыз. Анда Мамадыш ягы егете, Түбән Камада яшәүче Иван Борисовның тормышы турында язылды, шигырьләре дә бирелде.

12нче биттә — «Пермь җиләге тәме» язмасы, әти-әнисе Питрәч ягыннан булган карендәшебез Павел Лягушкин белән таныштыра. Бу биттә каен җиләге һәм яфрагының файдасы турында да язылды. Рецептлар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев