Туганайлар

Татарстан

16+
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Июнь аеның беренче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 11нче (543) санына кыскача күзәтү.

1нче биттә җәйге җыеннар — Мулимун, Симек, Тройсын турында язылды. 2025 елның икенче яртыеллыгына «Туганайлар»га подписка рекламасы (язылучылар арасында уйнатылачак бүләкләр рәсеме белән!) бирелде. 

2нче биттә — Югары Багражда чиркәү яңартылганы, Чистай районында һәйкәл ачылуы турындагы язмалар. Мамадыш районының Никифорово авыл җирлеге башлыгы Сергей Николаевичка Татарстан Дәүләт советы бүләгенә лаек булганы турында да хәбәр ителде. 

3нче биттә — Зәй районының Сарсаж-Баграж авылы егете, СВО зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан Михаил Пукаев турында язма урын алды. Бу биттә, 23 июльдән 9 августка кадәр узачак «Айбагыр» лагере , «Кряшен Чибяре-2025» конкурсы турындагы хәбәрләр дә бирелде. 

4нче биттә — Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан, Яр Чаллыдагы кан үзәгенең баш табибы Пётр Куркин белән интервью. Аның белән һөнәренең үзенчәлекләре, кан тапшыру процессы турында сөйләштек. Шулай ук, Россия көне уңаеннан карнедәшләребез арасында «Ватан нәрсә ул?» дигән сораштыру да урнаштырылды.

5нче битне тулысынча Сарман районының Ләке авылы турындагы язма. Язманы укып, дини тормыш, иман йорты, мәктәп, авылдагы крестьян-фермерлык хуҗалык турында белерсез.

6нчы биттәге «Белемнек»тә Мамадыш районының Чия башы авылы чиркәвендә уздырылган литургия турында язылды. Шулай ук, Тройсын турындагы язманың ахыры урнаштырылды.

7нче биттә Усали мәктәбе укытучысы Лидия Пасыеваның заманча муенҗакалар ясаучы, тегү-чигү белән шөгыльләнүче карендәшебез Анастасия Демидова турындагы язмасы.  Шулай ук, Дружба поселогында яшәүче Лиза Ефимова турында да язма бирелде. 

8нче биттә — Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан узган квестан репортаж. Керәшен киеме һәм бизәнү әйберләре белгече, этнограф Валентина Максимова элгәреге йолага кагылышлы бистәрне яңартып чиккән. Нинди икәнен, язманы укыгач белерсез. Көнкүрештә кирәге чыгардай файдалы киңәшләр, тәмле рецептлар да урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев