Туганайлар

Татарстан

16+
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Июль аеның икенче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 14нче (546) санына кыскача күзәтү.

1нче биттә — республикакүләм XXVII «Питрау» бәйрәменнән репортаж... Татарстан Рәисе ни өчен Питрауны дөньякүләм бәйрәмгә тиңли?

2нче биттә — яңа билгеләнү, хөкүмәт бүләкләре, СВОда булган карендәшебез турындагы хәбәрләр.

3нче биттә Татарстаннан Калининградка кадәрге «Җиңү юллары буйлап» акциясе турында укырсыз. Казанның үзәк ял паркында булган «Тормыш агачы» фестиваленнән язма да бар 

4нче биттә Усть-Луга диңгез сәүдә портындагы судно капитаны: «... берең — коры җирдә, икенчең диңгез кочагында булгач, еш кына юллар аерыла». 

5нче биттә Мәскәү һәм Бөтенроссия патриархы Кириллның килүе, литургия уздыруы, тәре йөрешенә чыгуы турында язылды. Красноярск краендагы карендәшләребезнең округ Питравы турында да укырсыз.

6нчы биттә — республика «Питрау» бәйрәменнән 1нче биттәге репортажның дәвамы. 

7нче биттәге «Сылу кызлар — халкыбыз киләчәге»ндә ни өчен «этника — «нафталинлы әби сандыгы түгел» дип язылган?

8нче биттә — Зәй ягының Кашкатау итәгендәге 26нчы Питрау, районда төзелә торган чиркәүләр, халык тормышы турындагы язма. 

9нчы биттә — Луиза Янсуарның яңа романыннан өзек.

10нчы биттә —«Белемнек» сәхифәсендә Мамадыш районының Колышчы авылыннан паломник Валентина Максимованың Кавказ ягындагы изге җирләр турындагы язмасы.

11нче биттә — Мамадыш районының Албай авылына «Ишмай чишмәсе» каян килгән? Түбән Кама ягындагы Келәтле авылының Николай чишмәсе янында чачауник төзү кемнең хыялы булган?

12нче биттәге «Сигезе бүләккә ия»гә күз салыгыз. 2025 елның июль-декабрь айларына «Туганайлар»га язылган укучылар арасында бүләк уйнатуда призга кемнәр ия булганын белерсез. Халык арасында «Казан Питравы» дип йөртелә һәм төрле төбәкләрдән карендәшләр килә торган бәйрәм кайда һәм кайчан булган? Ул хакта да язылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев