Туганайлар

Татарстан

16+
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Июль аеның беренче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 113нче (569) санына кыскача күзәтү.

1нче, 4нче битләрдә — «Татарстан Себер арасы — Питрауларда барасы». Язма Красноярск краеның Комаровка авылындагы Питрау бәйрәме турында сөйли. "Туганайлар«ның баш редакторы, Себердәге бәйрәмдә Татарстан делегациясе вәкиле буларак катнашкан Юлия Губина анда ниләр күргән? Укыгыз әле...

2нче биттә — Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровның һәм Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитинның Питрау уңаеннан котлаулары. Бу биттә Питрауда туган керәшен егете Пётр Емельяновның хоббие турында да язылды.

3нче биттә Тырлау аланында «Питрау» керәшен фестивале уздырыла торган Җөринең ике бәйрәм арасындагы тормышы турында укырсыз. Авылдагы олы вакыйгалар турында да белерсез.

5нче биттәге язмаларда титуллы чибәрләр Ариана Кадыйрованың һәм Арина Трушованың үз алларына куйган максатлары, уй-хыяллары турында яздык.

6нчы биттә — «Питрау кызы» әңгәмәсе. Ул Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең бүлек җитәкчесе, катнаш гаиләдә үскән Ирина Муллинаның керәшен дөньясына ничек килүе белән таныштыра. Бу биттә, шулай ук, Мамадыш районының Юкәче авылындагы «Җүкяче» һәм «Эзәр» ансамбльләре, аларның тырыш җитәкчесе Нина Сәлимуллина турында да укырсыз. 

7нче биттә — «Кашка тауга — Җыенга» язмасы. Зәй керәшеннәре Питрауны кайчан уздыра? Бәйрәмгә нинди үзенчәлекләр хас? Ә Мөслим ягындагы Яңа Усыда гына Питрауга нинди үзенчәлекле ризык әзерлиләр? Боларны беләсегез килсә, 7нче биттәге ике язманы да тулысынча укыгыз. 

8нче биттәге «Лыя суында — күңелле уеннар»ны игътибарсыз калдырмагыз, Җөригә Питрауга баргач кирәге чыгар... Питрау санына багышланган газетаның бу битендәге калган язмаларга да күз салырга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев