Июль аеның беренче санына анонс
“Туганайлар” газетасының Питрауга багышланган махсус 13нче (545) санына кыскача күзәтү
1нче биттә – “Тырлау аланында – олы җыен”. Язма 27нче мәртәбә оештырылачак республикакүләм Питрау бәйрәме, аның тарихы белән таныштыра. Бу биттә Җөри Питравының программасы да бирелде.
2нче биттә – Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровның һәм Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитинның бәйрәм котлаулары урын алды. Җөридәге Питрау бәйрәмендә оештырылачак күргәзмәләр, конкурслар турында да язылды.
3нче биттәге “Питрау юллары Җөригә илтә” язмасы ел саен 50 меңләп кунак каршылаучы шушы авыл тормышы, кешеләре турында сөйли.
4нче, 5нче битләрдә – чибәр керәшен кызларына багышланган язмалар. Ул язмалар “Кряшен Чибяре” конкурсының алты финалисты белән таныштыра. 5нче биттә “Кряшен Чибяре-2024” титулы иясе Светлана Иванова белән әңгәмә бар.
6нчы биттә элгәреге авыл ирләренең киңәш-табыш урыны булган ыру җыены, аның тәртибе турында укырсыз. 100 ел элек язылган шигырь – Җөри авылы янәшәсендәге Тырлау аланы, печән өсте, халык тормышы турында.
7нче биттә – “Питрауда туганнарның Питер була исеме”. Зәйдә яшәүче талантлы карендәшебез Пётр Минеевка ни өчен бу исемне кушканнар икән?.. 7нче биттә Питрәч районының керәшен оешмасы җитәкчесе Лидия Пронинага багнышланган язма да урын алды. “Кәләем”не Кипрда да беләләр” язмасын да кызыксынып укырсыз.
8нче биттә – “Мәхәббәт шалашы”нда очрашыйк”. Танылган артист, сүз остасы Аграфена Васильева шалашка кемнәрне һәм ни өчен чакыра? Язманы укыгач, белерсез. Бу биттәге “Алын алыргамы, гөленме...” язмасын укып кына калмагыз, Җөридәге Питрауга кесә тутырып акча алып барыгыз... 8нче биттә Питрауга бәйле йолалар, сынамышлар да бирелде. Чистай районының Югары Кондрата авылыннан Нина Чалмаева Питрау ашы булган уха пешерү сере белән дә уртаклаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев