Туганайлар

Татарстан

16+
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Январь аеның беренче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 1нче (557) санына кыскача күзәтү.

1нче биттә — «Быел кыш бигрәк рәхәт килде» язмасында буранлы, карлы, суык кыш турында язылды.

Бу биттә 2026 елга «Туганайлар» газетасына язылу турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук, керәшен священнигы, агартучы, педагог Василий Тимофеевич турында да язма урын алды.

2нче биттәге «Арумы, туганый?» рубрикасындагы язмалар республика районнарында яшәүче карендәшләр тормышындагы яңалыклар белән таныштыра. Ил-көн хәбәрләре дә бар. «Туганайлар» газетасы редакциясе баш редакторы-җитәкчесе Юлия Губинаның укучыларыбызга әйтер сүзе бар. Аны да укымый калмагыз.

3нче биттә — «Ялгызлык утында янмагыз» язмасында Тукай районының Мәләкәс авылыннан Прокопьевлар гаиләсе турында язылды. Аларны язмышлар охшашлыгы кавыштыра. Аларның тормыш юлы, нинди сынаулар аша узуын, язманы укыгач белерсез. 

Бу биттә гуманитар ярдәм әзерләүче районнар, авыллар турында да язылды.

4нче биттә — «Туган җирне ярату халыкны берләштерә». Язмада Зәй, Кайбыч, Лаеш, Мамадыш районнарының карендәшләр күпләп яши торган авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре үткән елга нәтиҗә ясап, яңа елга планнары белән таныштырдылар. Түбән Камадан 16 чакрым ераклыкта урнашкан керәшен авылы Байгол турында да язылды.

5нче биттә — Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә эшләп килүче «Тумар» ансамбле турында язылды. Алар күптән түгел үз җыруларын интернет киңлекләрендәге музыкаль мәйданчыкларга чыгарды. «Математика укытучысыннан — электр челтәре мастерына» язмасы Зәй районының Зичәбаш авылы егете, электр челтәрләре предприятиесенең Түбән Биш участогы мастеры Сергей Шишкин турында сөйли. Бу биттә, керәшеннәр киемнең бер элементы булган эзәр турында да кызыклы язма урын алды. 

6нчы биттәге «Белемнек» сәхифәсендә КАЧМАНУ — Алланың Өчлелеге билгеләнгән көн. 19 январьне Алланың күренүе һәм Суның аруландырылуы дип тә атыйлар. Качмануда ишекләргә кач сызалар, «сыер теле» пешерәләр. Бу көнне күктән Алла Атаның тавышы килгән, Алла Улы чумылдырылган, Алла Тыны күгәрчен рәвешле булып күренеп иңгән. 

Җиде атналык Рождество уразасы тәмамлануга, Нардуган бәйрәме башлана, ул 19 январьга кадәр дәвам итә. Качману көненә кадәр, һәр кичне нардуганчылар төрле киемнәргә киенеп, йөзләрен яулык белән каплап, өйдән-өйгә йөриләр. Кайсы авылда нардуганчылар йөргән? Язмадан укыгач белерсез.

7нче биттә Сарман районының Алан авылыннан Роза Мусинаның икенче әнисенә багышлап язган язмасы урын алды. Шулай ук, инглиз телендә романнар укучы, 32 ел мәктәптә балалар укыткан Лидия Салихова (Батаева) турында да язылды. Ул Рабит Батулланың романнарын инглиз телендә укый. Шулай ук, Балык Бистәсенең Иванай авылыннан Башировлар гаиләсенең ыру агачы белән дә таныштырулары турындагы язма да бирелде.

8нче биттә Казандагы 13нче гимназиянең 5нче класс укучысы Алина Михеева халыкара IV «Россия өметләре» конкурсындагы уңышы турында язылды. «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле артисты Елена Данилова-Григорьеваның Яңа ел белән бәйле вакыйганы да укырга онытмагыз. «Яңа ел атлары» язмасында Иванай авылыдна яшәүче Владислав Егоров ясаган кар сыннары капка алларын ничек итеп бизәгәне турында язылды!  Шулай ук, хуҗабикәләргә файдалы киңәшләр дә бар. 

2026 елның беренче яртыеллыгына «Туганайлар» газетасына язылган карендәшләрнең 107се квитанция күчермәсен редакциягә җибәреп, бүләк уйнатуда катнашты. Җиңүчеләр исемлеге белән сез дә таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев