Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Һәрбер керәшен кешесенең «Туганайлар»ы булсын

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре, республика керәшен оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активисты Аида Тукачова — «Туганайлар» газетасының даими укучысы.

Бүгенге көндә яшьләр газета укымый дисәләр дә, арада минем кебек «Туганайлар»ны кулга тотып, яратып укучылар да бар. «Туганайлар» газетасын Питрәчтә яшәүче папа белән мама күптән алалар. Иремнең Село Чурадагы (Кукмара районы) әти-әнисе дә язылдылар. Алар ай саен яңа санны көтеп алалар. Мама «Туганайлар»ны кулга алгач та, башта таныш йөзләр юкмы икән дип күз йөртеп чыга. Шуны да әйтеп китергә кирәк, почтабыз әйбәт эшли, газетаны вакытында китерәләр. 

Мин үзем яңалыкларны, күбрәк, электрон вариантта укый идем, әмма газетаны кулга тотып уку күпкә рәхәтрәк шул. Хәзер инде үзем дә яздыртып алып укыйм. 

Соңгы арада «Туганайлар»да яшьләр турындагы язмалар еш күренә башлады, бу шатландыра. Безнең керәшен яшьләре арасында талантлы, уңган кызлар һәм егетләр күп, алар турында язуыгыз бик ошый. Үзем әллә кайчан белгән кешеләр турында укыйм да, алар миңа бөтенләй башка, үзем белмәгән яклары белән ачылалар. 

Газетадагы «Белемнек» битләре дә яшьләр өчен бик кирәкле дип саныйм. Без динебез, йола-гадәтләребез турында белергә тиеш. Шуңа күрә, янәшә-тирәмдә булган яшьләрне дә «Туганайлар»га язылырга өндим. 

«Туганайлар»ның кайбер рубрикалары олыларга кызыклы, кайберләре яшьләргә туры килә. Бер газетада төрле буын өчен кызыклы язмалар булу бик әйбәт күренеш. Һәрбер керәшен кешесенең йортында «Туганайлар» булырга тиеш! 

Аида ТУКАЧОВА.
Казан шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев