Туганайлар

Татарстан

16+
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Февраль аеның икенче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 4нче (560) санына кыскача күзәтү.

1нче биттә керәшен священнигы Василий Тимофеевның тууына 190 ел тулу уңаеннан, Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уздырылачагы турында хәбәр ителде. Балык Бистәсе егете, Һава-космик көчләре подразделениесендәге Илья Маямсинның сроклы хәрби хезмәте турында язылды.

2нче биттә Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк округындагы Остроленко (Сарашлы) посёлогы егете Владислав Ивекеевка «Россия Федерациясе Герое» исеме бирелүе турында хәбәр иттек. Ил-көн, төрле төбәктәге карендәшләр тормышындагы яңалыклар да бар. 

3нче биттә — Ватанны саклаучыларга багышланган язмалар. Балык Бистәсенең Иванай храмы настоятеле, СВОдагыларга пастырь ярдәме күрсәтүче иерей Илия Минихачев; Алабуга егете, СВодагы батырлыгы өчен «За отвагу» медале бирелгән Сергей Демидов турында укырсыз. 

4нче биттә — Мөслим районының Яңа Усы авылында яшәүче Лариса һәм Александр Петровлар гаиләсенә багышланган язма урын алды. Зәй, Минзәлә, Чистай районнарындагы карендәшләребезнең гуманитар ярдәм әзерләүләре турындагы хәбәргә дә күз салыгыз.

5нче биттә — «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле оркестры артисты, Татарстанның атказанган артисты Елена Данилова-Григорьеваның 55 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсеннән репортаж. Май чабу бәйрәменең кайда һәм ничек уздырылганын да яздык.

6нчы, 7нче битләрдә — республикакүләм XIV «Туым Жондозы» конкурс-фестиваленнән репортаж. 

8нче биттәге «Керәшеннәргә һәйкәл куйган» язмасында сүз кем турында бара икән? Укысагыз, белерсез. Бу биттә Зәй районының Кабан Бастырык керәшене, КАМАЗда 47 ел эшләүче карендәшебез Михаил Батаев турындагы язма да урнаштырылды. 

9нчы биттә — «Шигъри тәлгәшләр». Шулай ук, Мөслим районының Яңа Усы керәшене, туган авылында да, Чаллыда да якты эз калдырган җитәкче Альберт Оленин турында язылды.

10нчы биттәге «Белемнек» сәхифәсен игътибарсыз калдырмагыз. Олы уразада (23 февраль-11 апрель) чиркәү уставының кайсы төр ашамлыктан баш тартуны боеруы, атнаның кайсы көннәрендә нәрсәләр ашарга яравы турында язылды. «Үгет» кенәгәсеннән дә язма куелды.

11нче биттә язучы Зинаида Захарованың «Күрәчәк күкләрдә языла» дигән яңа әсәренннән өзек укырсыз.

12нче биттә 11-25 мартта ВКонтакте социаль челтәрендә «Туганайлар» газетасының IV керәшен марафоны оештырылуы турында хәбәр ителде. Файдалы киңәшләр, рецепт та бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев