Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Февраль аеның икенче санына анонс

“Туганайлар” газетасының 4нче (488) санына кыскача күзәтү

Газетаның 1нче битендә фәнни конференцияләр турындагы хәбәрләр урнаштырылды. Аларның беренчесе – “Керәшен сүзе” газетасына һәм, шулай ук, XX гасырның беренче яртысында керәшен вакытлы матбугатының үсешенә багышлап, Җәкәү җортында үткәреләчәк конференция. Икенчесе Георгий Родионовның әдәби мирасын өйрәнүгә багышлана, ул Татарстан Халыклар дуслыгы йортында була. 1нче биттә Май чабу бәйрәменә багышланган шигырь дә бирелде.

2нче биттә – ил-көн яңалыклары. Мактаулы исем алган карендәшебез фельдшер Альбина Афанасьева; кыска дулкыннарда рдиоэлемтә алып бару буенча ил күләм чемпионатта призлы урынга чыккан керәшен егете Вячеслав турындагы һәм башка язмалар.

3нче биттәге язма мобилизацияләнеп, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә гуманитар ярдәм әзерләүдә активлык күрсәтүче Зәй, Түбән Кама, Әлмәт, Балык Бистәсе, Менделеевск һәм Кукмарадагы карендәшләребез турында сөйли.

4нче биттә – тәҗрибәле авыл укытучысы, остаз Лидия Пасыева белән әңгәмә. Аны укыгач, мәктәпләрдәге милли һәм патриотик тәрбия, укучыларның кызыксынулары, укучы белән укытучы мөнәсәбәтен һәм хәл итәсе мөһим проблемаларны белерсез.

5нче биттә – Ватан сакчылары көне булган 23 февраль уңаеннан әзерләнгән язмалар. Мобилизацияләнгән егетләр –  Лаеш районындагы Ташкирмән авылыннан Василий Казанбаев һәм Зәй ягындагы Әхмәттән Демьян Барсуков, аларның якыннары тормышы турында таныштыра.

6нчы биттә – тыныч урамнары, җәяүлеләр өчен җир асты юллары, шоферсыз таксилары, кушкан әйбереңне махсус пункттан китерә торган “акыллы” роботлары булган Иннополистагы студент – Кукмара ягыннан Радмир Тукеев тормышы, хыяллары турындагы язма.

7нче биттә Село-Чурадан күп итеп терлек асраучы, агачтан сыннар һәм уеп бизәкләр ясаучы таланты да, тырыш та Кириловлар гаиләсе, аларның нәселдән килә торган кәсебе хакындагы язма урын алды.

8нче бит исә Томск өлкәсендә дә керәшенлеген җуймыйча, йолаларны саклап һәм бәйрәмнәрне уздырып яшәүче карендәшләр, аларның бүгенгесе белән таныштыра. Бу биттә галим Геннадий Макаровның Минзәлә ягындагы Мәлкән белән бәйле истәлекләре дә бирелде.

9нчы биттә керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле җитәкчесе Артур Поляков белән әңгәмә укырсыз. Аларның яшьләргә ошый торган планнарын да белерсез.

10нчы битне, тулысынча, “Белемнек” рубрикасы материаллары алып тора: уразага кергән көн үгете; Изге ата Андрей Критскийның Тәүбә каноны...

11нче биттә – бер гаилә тарихы; “Корбай бабай көе”; 1876 елда бастырылган сүзлектәге кайбер сүзләр.

12нче биттәге язмаларга күз салырга онытмагыз! “Туганайлар”ның беренче керәшенчә марафоны һәм анда катнашу шартларын белерсез (һәм, әлбәттә, барыгыз да катнашырсыз, дип ышанабыз). Карендәшебез, җырчы Надежда Игнатьеваның Шаляпин стипендиясе алуы турындагы шатлыклы хәбәргә дә сөенерсез. Файдалы киңәшләр, рецептлар да игътибардан читтә калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев