Туганайлар

Татарстан

16+
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Февраль аеның беренче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 3нче (559) санына кыскача күзәтү.

1нче биттә — «Кәбен бистәре — сафлык, бәхет билгесе». Танылган этнограф Валентина Максимованың бу язмасы гаилә тормышына әзерләнүче һәркем өчен мөһим.

2нче биттә керәшен шагыйре Никифор Тукмачевның «Сандугач үксүе» дигән яңа китабы турында язылды. 15 февральдә «Туым Жондозы»ның гала-концерты куелачагы хәбәр ителде. Җәкәү йортында тавыш операторы булып эшләгән танылган композитор Азат Хөсәеновның вафаты турында хәбәр ителеп, некролог бирелде.

3нче бит Алабуга, Зәй, Мамадыш, Питрәч, Сарман районнарының карендәшләр күпләп яши торган авыл җирлекләрендәге эш һәм планнар белән таныштыра.

4нче биттә — Чистай ягы егете, һава-десант гаскәрләренең легендар 9нчы ротасында хезмәт иткән «әфганчы» Александр Буятков турындагы язма. Бу биттә Красноярск краеның Комаровка авылында булган «Себер керәшеннәре очрашуы» турындагы язма да урын алды.

5нче биттәге «Астрологка ышансаң...» язмасына күз салырга онытмагыз. Йолдызлар белгече бу елның кайсы айларын, көннәрен уңышлыга саный һәм ни өчен? Шушы биттәге «Һәр бала үз ризыгы белән туа» дигән язма Зәй районының Урта Пәнәче авылындагы Маракиннар гаиләсенең бәхет сере турында сөйли.

6нчы биттәге «Белемнек» сәхифәсен игътибар белән укыгыз.«Олы уразаның җиде атнасы» (23 февраль-11 апрель) турында белерсез. 6нчы биттә Мәлки ягы керәшеннәренең тарихи фотосы да бар. «Борынгы зиратлар» турында да язылды.

7нче бит. Мамадыш районындагы Усали мәктәбе укучылары карендәшләребезнең сугыштагы батырлыгы, тыныч тормыштагы батырлыкка тиң хезмәте белән таныштыра. Шулай ук, гади тегүчедән цех начальнигына кадәр күтәрелгән карендәшебез Валентина Кузьмина истәлекләре дә урын алды.

8нче биттә — Кайбыч мәктәбе укучысы Никита Русовның яшь уйлап табучыларның төбәкара олимпидадагы уңышы турында яздык. «Кәбен бистәре — сафлык, бәхет билгесе»нең ахыры бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев