Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Февраль аеның беренче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 3нче (511) санына кыскача күзәтү.

Газетаның 1нче битендә керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм XIII «Туым жондозы» — «Рождественская звезда» конкурс-фестиваленең Гала-концертыннан репортаж бирелде. «Яңа җондызлар кабына» дигән бу язманың дәвамы — 4нче биттә.

2нче биттә, гадәттәгечә, ил-көн хәбәрләре, республиканың төрле районнарында яшәүче керәшеннәр тормышындагы яңалыклар, шул исәптән, Питрәч районының Кибәч авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылуы турында язылды. Хезмәтләре республика җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнгән карендәшләребезне дә онытмадык. 

3нче биттәге «Эштә дә, тормышта да бәхетле» дигән язмада Зәй районының Сарсаз Баграж авылы дәдәе «бер укытучы килгән, капчык та күтәрми» дип кайчан һәм кем турында әйтте икән? Язманы укып чыксагыз, сүзнең кем турында барганын аңларсыз. 

Бу биттә, шулай ук, район авылларында махсус хәрби операциядәге якташларга гуманитар ярдәм күрсәтүнең барышы турындагы хәбәр дә урын алды.

4нче биттәге «Яңа җондызлар кабына» дигән язманың дәвамы сезне «Туым жондозы» фестиваленең Гран-при ияләре, номинацияләрдә җиңүчеләр белән таныштырыр. Ахырына кадәр укысагыз, журналист Алина Кондратьевага Гала-концертта нәрсә ошамаганын да аңларсыз.

5нче биттә — «Ач күңелең капкасын, серле Субаш» язмасы. Аны укыгач, Балтач районының Югары Субаш авылы, анда яшәүче булдыклы керәшеннәр, авылның хәзерге тормышы, проблемалары һәм карендәшләребезнең халык мирасына мөнәсәбәтләре турында бик күп яңа нәрсәләр белерсез.

6нчы битне, тулысынча, «Белемнек» сәхифәсе алып тора. Ходайга җараулы булып яшәргә омтылучы карендәшләребез Олы уразага әзерлек атнасы турында укып кына калмаслар, анда язылганнарны үз тормышларында да файдаланырлар. «Белемнек»тә, шулай ук, Атнакөн һәм Иисус Христосны келәү өендә каршылау көне турында да мәгълүмат бар. Иманнарны түтиләр генә түгел, яшьләр дә укырлар, исләрендә калдырырлар, дип өметләнәбез.

7нче биттәге «Күкләр киңлеген колачлаучы Игорь» дигән язма Россиядә гражданнар авиациясе көне уңаеннан әзерләнелде. Анда сүз сирәк һөнәр ияләренең берсе — очучы Игорь Сидоров турында бара. Мамадыш районының Албай авылы егете, Boeing 737 самолеты пилоты Игорьнең үз эше турында сөйләве бик тә кызыклы. 

Шулай ук, бу биттә Питрәч районының Янсуар авылыннан 85 яшендә дә чигү белән мавыгучы, моңлы тавышлы җырчы Мария Спатлова язмышы турындагы язма да урын алды.

8нче биттә танылган көрәшче, үз авырлык үлчәвендә күп мәртәбәләр җиңү яулаган карендәшебез Дмитрий Левашов белән әңгәмә укырсыз. 

«Туганайлар» газетасына язылучылар арасында уйнатыла торган бүләкләрне өч ел рәттән откан карендәшебезнең ни өчен үзенә шундый бәхет елмайганын гади генә итеп аңлатуын да белерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев