Февраль аеның беренче санына кыскача күзәтү
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Февраль аеның беренче санына кыскача күзәтү

“Туганайлар” газетасының 10 февраль санындагы беренче һәм бишенче битләрдә “Туым Җондозы” – керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм конкурс-фестиваленнән репортаж урын алган

“Туым Җондозы”нда кабынган йолдызлар сүнмәс” исеме астында чыккан бу язмада сез керәшен этнокультурасына багышланган фестивальнең гала-концерты барышы турында укый аласыз. Шулай ук, күренекле кешеләребезнең фестивальдән соң туган фикерләре дә язылды монда.

***

Икенче биттә авыл җирлекләре тормышына кагылган кыскача күзәтүләр урын алды.

***

Өченче биттәге “Әфганда маманың молитвалары саклады” язмасы, чыгышлары белән Түбән Кама районының Ключ Труда поселогыннан булган абыйлы-энеле Мәхмүтовларның Әфганстандагы ут эченнән исән-сау әйләнеп кайтулары һәм хәзерге вакытта тыныч тормышның кадерен белеп яшәп ятулары турында.

***

Дүртенче бит тулысынча Мамадыш районының Юкәче авылында гомер итүче Сазаевлар гаиләсе турындагы язмага бирелде. Аларның үрнәк, бер-берснә терәк булып тату яшәүләре хакында укый алырсыз.

***

Алтынчы бит керәшен әкиятләрен халыкка кайтару максаты белән янып йөрүче карендәшебез Павел Семенов турында. Ул бүгенге көндә керәшен әкиятләре китабын чыгару белән мәшгуль.

***

Җиденче биттәге язма Удмуртиянең Грахов районындагы Порым авылы керәшене, 30 елдан артык Украинада яшәгән Елизавета Тукаева, аның элекке союздаш республикадагы һәм хәзерге тормышы белән таныштырыр.

***

Соңгы, сигезенче биттә, файдалы киңәшләр, сездән килгән сорауларга җаваплар язылды.


Нет комментариев