«Дус, киңәшче, сердәш»: газета укучыларыбызның «Туганайлар» турындагы фикерләре
«Туганайлар» газетасын яратып укучылар, үз язмаларын, шигырьләрен редакциягә юллаучылар арасында Мамадыш районының Владимир авылы кызлары Ольга Чемкина һәм танылган артист Лена Данилова да бар.
«Туганайлар»ны яраткан газетабыз дип әйтү генә аз булыр. Ул — дус, киңәшче һәм сердәш тә. Керәшен кешесе күңеленә, җанына нинди азык кирәк, газета битләрендә шуны таба ала. Күңел хисләре белән уртаклашырга теләгәндә, «Туганайлар»га язып җибәрәбез», — диләр Владимир авылы кызлары.
«Туганайлар» газетасын ала башлавыма ике дистә ел буладыр. Һәр санын укып, үземә кирәкле җирен кисеп алам. Темаларның төрлелеге, эчтәлегенең кызыклы булуы ошый. Әгәр көчемнән килсә, газетада «Яңа исем» (бәлки башка исем белән) рубрикасы ачар идем. Керәшеннәр арасында язарга хирыс талантлы кешеләр күп, аларны барлау да булыр иде ул», — диде «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле артисты Елена Михайловна.
Ольга Яковлевна үз теләген дә җиткерде:
«Яраткан газетам битләрендәге «Демьян дәмәкләре» рубрикасында урын алган мәзәкләрне көтеп алып укый идем. Авылыбыздагы кызык хәлләр турында яратып та, аларны мәзәккә әйләндереп тә яза белә ул. Кызганыч, соңгы вакытларда язмый башлады. Карендәшләргә әйтер сүзем дә бар: шуны белеп торыйк, һәр керәшен гаиләсенә «Туганайлар» газетасы килергә тиеш. Үз газетабызны үзебез яздыртып алмыйча, аңа башкалар язылсын дип көтеп утыру бер дә керәшеннәрчә түгел инде, карендәшләр».
Фото: Фирая Моратова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев