Туганайлар

Татарстан

16+
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Декабрь аеның икенче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 24нче (556) санына кыскача күзәтү.

1нче биттә — «Редактор сүзе». Баш редактор Юлия Губина газета укучыларга ни өчен тау итә? Укыгыз әле. Ат елын каршылау уңаеннан, 1нче биттә бирелгән фотога һәм язмага күз салсагыз, Мамадыш районының Дүсмәт авылыннан Козловлар гаиләсе турында 1нче биткә үк язуыбыз серен аңларсыз. 

2нче биттә — Россия Президенты Владимир Путинның халык белән туры элемтәсенә кагылышлы хәбәр; Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровның Яңа ел котлавы. 

3нче биттә Түбән Кама районының Байгол авылыннан СВО ветераны Георгий Бикеевка багышланган язма бирелде. 

4нче биттәге «2025 ел сандыгы»нда — керәшен дөньясының олы вакыйгалары. Яңа китаплар турында да кыскача гына язылды.

5нче биттә карендәшләребез арасыннан Елан елында һәм киләсе Ат елында туган берничәсенең уй-фикерләре бар.

6нчы биттәге «5 ел эчендә — 3 кубок» язмасы «Керәшеннәр» КВН командасы, аларның уңышлары турында сөйли. Җәкәү йортында СВОдагы якташларның балалары өчен уздырылган «Гөлекәй маҗаралары» бәйрәменнән репортаж урын алды.

7нче биттә — өч бала анасы, журналист Алёна Низамова белән әңгәмә. Минзәлә районының Иске Мәлкән авылында гомер итүче Калининнар гаиләсе турында язма да бар.

8нче биттә берничә авыл җирлеге, аларга караган керәшен авылларында үзара салым акчасына башкарылган эшләр турында язылды.

9нчы бит. Татарстанның халык артисты Виталий Агапов Яңа елны нишләп подъездда каршылаган? «Кыш бабайга хат» язып, кем нәрсә сораган? 

10 нчы биттәге «Белемнек» сәхифәсендәге язмалар Рождество бәйрәме, аның тарихы белән таныштыра. Керәшенчә келәү уздырыла башлауга 30 ел тулу һәм кече престол бәйрәме уңаеннан Казандагы Тихвин чиркәвеннән әзерләнелгән репортажны игътибарсыз калдырмагыз. Январь ае өчен дини календарь да бар. 

11нче биттә — Луиза Янсуарның яңа романыннан өзек.

12нче биттә — Ат елына гороскоп; Яңа ел бәйрәменә өй һәм табын бизәлеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев