Туганайлар

Татарстан

16+
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Декабрь аеның беренче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 23нче (555) санына кыскача күзәтү.

1нче биттә — Тарихи вакыйга, Мамадыш районының Владимир авылындагы чиркәүгә кач һәм купол кую турында язылды. Бу биттә Колышчы авылында узган каз өмәсе турындагы язма да урын алды. 

2нче биттәге «Арумы, туганый?» рубрикасындагы язмалар республика районнарында яшәүче карендәшләр тормышындагы яңалыклар белән таныштыра. Ил-көн хәбәрләре дә бар. Шулай ук, 1нче биттәге «Владимир авылы күгенә иман нуры кайтты» дигән язманың дәвамы.

3нче биттә — «Сындыра шул язмыш сынаулары» дигән язмада 30 яшеннән инвалид коляскасына утырырга мәҗбүр булган Мария Пашинаның тормышы турында язылды. Көчле рухлы Мария сынауларга бирешмичә, яшим дип яши. Әлеге биттә махсус хәрби операциягә ярдәм итү турында да язылды. Төрле районнарда фронтка кирәкле әйберләр җыю, маскировка челтәрләре үрү кебек игелекле гамәлләр башкарыла. 

4нче биттәге «Белемнек» сәхифәсендә 2026 елга ДИНИ БӘЙРӘМНӘР, УРАЗАЛАР КАЛЕНДАРЕ бирелде.

5нче биттә — «Ике дөньяны бер итеп». Кукмара районының Лельвиж авылында яшәүче Алексеевлар гаиләсе ике як йола-гадәтләрне берләштереп яшиләр. Республикакүләм «Туым Жондозы» конкурс-фестиваленең сайлап алу турлары турындагы язма да урын алды. Конкурста кайсы районнар аерып торды, нинди чыгышлар күбрәк булды? Язманы укыгач белерсез. Питрәчтән Альбина Фадеева Яр Чаллыда узган халыкара конференциядә керә¬шеннәрнең йола-гадәтләре турында сөйләгәне турында да хәбәр ителде. 

6нче биттә җырчы, «Кряшен Чибяре» конкурсы финалисты, Яр Чаллы кызы Алина Әхмәтшина-Майорова белән әңгәмә. Шулай ук, Игорь Дмитриевның Казанда Әниләргә багышлап куелган беренче сольный концерты турында да язылды. Зинаида Захарованың шигырьләрен дә укый алырсыз. Әлеге биттә Тукай районыннан волонтёр Эльвира Нафиковага иҗтимагый бүләк — медаль тапшырылганы турындагы яңалык та бар. 

7нче биттә Сарман районының Алан авылынна Роза Мусинаның әнисе Аннаның якты истәлегенә багышланган «Кыр чәчәге» дигән язма. Мөслим районының Яңа Усы авылы кушаматлары турында да язылды.

8нче биттә һөнәри юлын туган ягында башлаган, яшь табиб Мамадыш кызы Оксана Федорова турындагы язма. Газетабызның даими укучылары, Алабуга районындагы Шүрнәк мәдәният йортының «Сүрәкә» ансамбле солистлары Валентина Каишева һәм Винера Пашаева газетабыз турындагы фикерләре дә урын алды. Әлеге биттә рецепт, хуҗабикәләргә киңәшләр дә бирдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев